Елизавета Боярскаяның улы туган

5 декабрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: instagram.com/lizavetabo/
Актриса Елизавета Боярскаяның улы туган. Бу хакта аның туганы, Госдума депутаты Сергей Боярский RT каналына хәбәр иткән. «Лиза малай тапты, сәламәт, котлыйм, калганын әти-әни сөйләр. Әти-әниемне һәм Лиза белән Максимны котлыйм. Бу без күптән көтеп алган гаилә әгъзасы. Барысы да әйбәт», — дигән ул. Бу Елизавета Боярскаяның икенче баласы. Актриса 2010 елда актер Максим Матвеев белән никахлашты. 2012 елда аларның уллары Андрей туды. Елизавета Боярская - халык артисты Михаил Боярскийның кызы. Ул 1985 елда Ленинградта туган. Утыздан артык нәфис фильмда төшкән, шулар исәбендә "Ирония судьбы. Продолжение", "Адмиралъ", "Человек с бульвара Капуцинок", "Первый после Бога" кебек зур популярлык казанганнары да бар.

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла