Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Елена Малышева ике атнада ябыгырга өйрәтте

Елена Малышева ике атнада ябыгырга өйрәтте

news_top_970_100
Елена Малышева ике атнада ябыгырга өйрәтте
Медицина фәннәре докторы, телевидение алып баручысы Елена Малышева ике атнада ябыгу өчен киңәш биргән. Бу турыда Мәскәү Сәламәтлек саклау департаментының матбугат хезмәтенә сылтама белән "Российская газета" хәбәр итте. 

"Надежда" скверында теледоктор лекция сөйләгән. Ул урта яшьтәге хатын-кызларның симерү сәбәбен аңлаткан. Алар азрак энергия сарыф итә, аппетит өчен җаваплы гормоннар арта. Шулай итеп калорияләр артып китә, артык килограммнар туплана. Өстәвенә стресслар, климакс һәм башкалар да йогынты ясый.

"Ләкин бу артык килолар гомерлеккә җыела дигән сүз түгел. Ябыгу өчен төп принциплар - аз-азлап көненә 3-4 тапкыр ашарга һәм калорияләрнең гомуми күләме 1200 килокалорийдан артмаска итеш. Күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк. Шушы шартлар үтәлсә, нәтиҗәсен ике атнадан ук күрерсез", - дип киңәш иткән Малышева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100