Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллинаның ремонт ясавын ошатмаганнар: "Аллаһ Тәгалә аның өчен ачуланырга мөмкин"

Дилә Нигъмәтуллинаның ремонт ясавын ошатмаганнар: "Аллаһ Тәгалә аның өчен ачуланырга мөмкин"

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллинаның ремонт ясавын ошатмаганнар: "Аллаһ Тәгалә аның өчен ачуланырга мөмкин"
Дилә Нигъмәтуллина ремонт ясарга яратуы хакында яза.

"Мин кечкенә чактан өйдә берәр нәрсә сүтеп , җимереп-төзеп үзгәртергә ярата идем. Мин ремонт эшләүдән бер ләззәт алам. Бигрәк тә буяудан. Бераз вакытым булган саен берәр нәрсә үзгәртеп кенә торам. Бу юлы йокы бүлмәсендә хуҗалык зонасы эшләргә теләдем. Анда минем тегү машинасы торачак. 

Якыннарым инде ияләнеп беттеләр: "Тагын ремонт ,"-дигән яңалыкка. Мин шаярып әйтәм: "Ремонт түгел, үзгәреш кертү". 

Әмма бер тискәре ягы бар моның: миңа ремонт эшләргә килгән кешеләрне интектереп бетерәм сыйфатына бәйләнеп. Үзе эшли белгәннәргә ярарга бик авыр шул. Сезнең арагызда да бармы шундый ремонт кортлары?" - дип яза ул. 

Фәнүзә исемле ханым Диләнең ремонт ясавын яратмаган. 

"Гел-гел ясап-сүтеп, ясап-сүтеп тормыйлар, ул исраф итү була. Аллаһ Тәгалә аның өчен ачуланырга мөмкин", - ди ул.

Дилә Нигъмәтуллина аңа: "Рәхмәт. Иии, әлдә сез бар тормышка өйрәтеп торырга", - дип җавап биргән.

"Дилә, белгән булсам, обой ябыштырганчы сезне генә чакырган булыр идем", - дип язган бер укучы.
"Просто мактанчык". 
"Сез Дилә яңа өй алдыгыз мәллә, бер дә Маратны күрсәтмисез, чын дөреслекне ачмыйсыз".
"Уңганнан бар да уңган", - дип тә язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100