Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировтан мәзәк: "Ришат Төхвәтуллинның хатыны буласым килә"

Данир Сабировтан мәзәк: "Ришат Төхвәтуллинның хатыны буласым килә"

news_top_970_100
Данир Сабировтан мәзәк: "Ришат Төхвәтуллинның хатыны буласым килә"
Ришат Төхвәтуллинның фан-клубы аккаунтында Данир Сабировның чыгышын куйганнар. Юмор остасы Ришат Төхвәтуллин турында мәзәк сөйли. 

Имеш, Ришат Төхвәтуллинның мәктәптә укыган чагы, ул укытучының "Кем буласың килә" дигән соравына җавап бирә. "Минем үскәч, җырчы буласым килә, әмма анысы иң мөһиме түгел. Иң мөһиме: өйләнәсем һәм булачак хатынымны бәхетле итәсем килә, ди Ришат.  Минем хатыныма йорт салып бирәсем, чит илләрдә йөртәсем, затлы туннар, алтын беләзекләр бүләк итәсем килә. Гомумән, хатынымның рәхәттә, шатлыкта, муллыкта яшәвен телим ди.

Укытучы в шоке - өченче класс баласы әйтә бит моны. "Төхвәтуллин, кемнәргә генә әрәм булырсың икән. Менә, чын ир-ат", - ди ул. 

Икенче балага шул ук сорауны бирә укытучы. Тегесе исә: "Апа, мин үскәч берәр начальник булырмын дигән идем, хәзер Төхвәтуллинның хатыны буласы килә", - дип җавап бирә".

Мәзәктән бик күпләр көлгән, бер укучы гына: "Кешенең өйләнмәгәеннән көләргә кирәкми. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар", - дип язган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100