Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров намазны дөрес итеп укый беләме?

Данир Сабиров үзенең “Instagram” челтәрендә тамашачысын сәламләп: “Җомга көне мөбәрәк булсын”, - дип язган. Фотода Данир үзенең намазлыгын да күрсәткән.

news_top_970_100
Данир Сабиров намазны дөрес итеп укый беләме?

Бу арада дин тоту татарлар арасында еш күренә. Артистларның да күбесе мәчетләргә җомга намазларына йөри. Данир Сабиров та намаз укыган килеш фотога төшкән.

“Дин тоту бик әйбәт, молодцы! Шулай да “афишировать” итәргә кирәкми. Модага китте!”, “Аллаһны гына уйлап намаз укырга кирәк. Үтенечеңне намаздан соң сорарга кирәк. Намазлыктагы язуга игътибар итеп, намазың дөрес булмау ихтимал”, - дип язучылар бар.

Намазлыкта исә: “Ярдәмеңнән ташламаганың өчен рәхмәт, Аллаһы Тәгалә”, - дип язылган.

“Намазлыгың бик матур, намазны дөрес итеп укый беләсеңме соң?” – дип язган бер ханым.

"Таптылар мода! Бар кешедә диндәдер. Данир, синең кебек килештермиләр. Ул сезгә мактаныр әйбер түгел, матур түгел. Ничә тапкыр намазга басканыңны төшермә фотога. Фотога төшкән кешедә, төшергән кеше дә үз җәзасын ала бит. Күбәк Коръән укы, хәдисләр укы, динне хөрмәт ит. Кешегә күрсәт өчен генә булмасын", - дип язучы да бар. 

Белмим, әлеге фото намазлык белән мактану булдымы яисә Данирның намаз укуы белән горурлануымы. Күпләр: “Шундый матур намазлык”, - дип язган. Кемнәрдер “амин” сүзе белән чикләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100