Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дүрт бала анасы Лилия Муллагалиева ябыгу серен әйтте

Дүрт бала анасы Лилия Муллагалиева ябыгу серен әйтте

news_top_970_100
Дүрт бала анасы Лилия Муллагалиева ябыгу серен әйтте
Лилия Муллагалиева нәни улын тотып төшкән фотосын инстаграмдагы сәхифәсенә куйган иде. Лилия кара күзлек кигән, кулында баласы йоклый. Ул инстачыларга хәерле кич тели. "Кызу көннәрнең кадерен белик. Салкыннар килә ди. Кайбер җирдә боз яуган. Аллам берүк сакласын", дип яза.

Инстачылар бертавыштан "ябыккансыз" дип язалар. Күпләр ничек итеп ябыгу серен беләсе килә. "Диета инде. Аз ашау", дип җавап биргән Лилия үзе.

"Ябыгасыгыз киләме? Уйлап карагыз әле. Ник Лилия шундый матурланган? Дүрт бала табып, тәрбияләп карагыз. Ашатасы, юасы, җыештырасы. Мәктәпкә озат, каршы ал. Алпавыт биләмәсен тәртиптә тотарга, тагын бишенче бала - Әтисе. Ябыгырсың, бик булган кешенең генә кулыннан килә ул", - дип яза бер инстачы. 

"Матурлыкны берничек тә бозып булмый", "бигрәк матур", " матур ханым", дип Лилиягә комплиментлар язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100