"Булды бу..." Илназ Гариповны Сабантуйда кулга алганнар
"Булды бу..." Илназ Гариповны Сабантуйда кулга алганнар
Җырчы Илназ Гарипов Инстаграм сәхифәсендә урнаштырган фотосы белән кешеләрне куркыткан. Фотода Илназ Гариповны полиция хезмәткәре Сабантуе җирендә ике кулыннан артка таба тоткан - халык җырчыны кулга алганнар яисә өйләнергә алып китәләр дип уйлаган.
Җырчы үзе "булды бу", дип кенә язган.
Комментарийларда язылучылардан төрле фаразлар әйтелгән: "ЗАГСка алып бара торыгыз, хәзер берәр кыз табып алып киләм", "ниһаять, өйләнә", "әллә инде шулай ЗАГСка алып китәргә булдылармы?", "Тәүбә диген. Бу тормышта тьфу-тьфу диеп торсаң да, биреп тора әле. Татар тартып китерер ди. Аллам сакласын, бик куркыныч заманда яшибез", - дип язганнар.