"Болгар радиосы" алып баручысы Гөлназ Фәйзрахманова ире - журналист Илнур Фәйзрахманов белән аерылышуын әйтте

9 февраль 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

"Болгар радиосы" алып баручысы Гөлназ Фәйзрахманова Эльвира Шакировага интервьюсында ире - журналист Илнур Фәйзрахманов белән аерылышуы турында әйткән.  Интервью "Сәхнә" журналында чыккан.

- Гөлназ, соңгы арада гаилә хәлең турында төрле имеш-мимешләр йөри. Бу сорауга ачыклык керт әле, зинһар. 

– Мин гаилә хәлемне яшермим, кычкырып та йөрмим. Сораган кешегә җавап бирәм. Илнур белән минем арада булган ир-хатын мөнәсәбәтләре тәмам. Әле генә түгел, рәсми рәвештә 2017 елның язында ук аерылыштык. Быел май аенда аерылышканга ике ел була. Кисәк кенә хәл итеп аерылышмадык, күп елларга сузылды. Күңелгә авыр вакытлар узды. Аның да, минем дә бар да яхшы. Без яхшы әти-әни, бер-беребезгә карата начар мөнәсәбәттә түгел, аралашабыз. 

– Үзең турындагы гайбәтләргә нинди мөнәсәбәттә син? Шыпырт кына узып китәсеңме, ятып елыйсыңмы? 

– Элек борчыла идем. Хәзер юк. Исем дә китми".

  Без Инстаграмда

Фикерләр








Социаль челтәр йолдызлары

Җырчы Ришат Төхвәтуллин ике хатын алырга риза

Тамашачылар Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинны җырчы кызлар Алия Карачурина һәм Гөлназ Асаевага “өйләндерүдән ” туктамаслар шикелле. Җырчы егет исә Казанда узачак юбилей концертларында бу “мәхәббәт өчпочмагы”на нокта куярга тели. "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә шул хакта белдерде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла