Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Беренче канал": Алсуның кызы Микелланың "Голос.Дети"да җиңүе гадел булмаган

"Беренче канал": Алсуның кызы Микелланың "Голос.Дети"да җиңүе гадел булмаган

news_top_970_100
"Беренче канал": Алсуның кызы Микелланың "Голос.Дети"да җиңүе гадел булмаган
«Беренче канал» «Голос.Дети» проектында җиңүче дөрес билгеләнмәгәнлеген таныды, дип хәбәр итә РБК. Финал вакытында «шоу нәтиҗәләренә тышкы йогынты ясалган» дип белдергән канал җитәкчелеге. Хәзер «Голос.Дети»ның финалын кабаттан үткәрәчәкләр. Ул 24 майга билгеләнгән.

Финал нәтиҗәләренең гаделлеген Group-IB компаниясе тикшерә. Әлегә алар тикшерүнең беренче этабын төгәлләгән һәм беренчел нәтиҗәләрне ясаган. Аудит вакытында Алсуның кызы Микелла Абрамова өчен автомат рәвештә смслар юллланган икәнлеге ачыкланган. Телефон аша тавыш бирүдә 300 номердан 8000ләп хәбәр җибәргәннәр. Ә бер төбәктән 30 000ләп шалтырату кабул ителгән. Алар барысы да Микелла Абрамова өчен тавыш биргән. Бу шалтыратулар ботлар ярдәмендә башкарылган, диелә хәбәрдә.

Калган нәтиҗәләр аудит тулысынча тәмамланганнан соң ясалачак. Тикшерүне ай ахырына кадәр төгәлләргә тиешләр. Канал җитәкчелеге бу вакыйга беренчесе һәм соңгысы булачак, киләчәктә тавыш бирү системасына тышкы тәэсирне чикләячәкләре турында белдергән.


Җырчы Алсуның 10 яшьлек кызы Микелла Абрамова «Голос.Дети» проектының финалында тамашачылар тавыш бирүе нәтиҗәсендә җиңү яулаган иде. Әлеге җиңү шактый шау-шу тудырды. Нәтиҗәдә, оештыручылар тавыш бирү вакытында кайбер аномалияләр күзәтелүен билгеләп үтте һәм нәтиҗәләрне тикшерү өчен халыкара компанияне җәлеп итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100