"Бер видеода - күпме көч": Салават Фәтхетдинов инстадашлары җырчының "ушкитмәле" җырына соклана
"Бер видеода - күпме көч": Салават Фәтхетдинов инстадашлары җырчының "ушкитмәле" җырына соклана
Салават Фәтхетдинов концертларына әзерләнә. Инстаграмына ул репетициядән видео куйган.
"Иске яңа җыр", - дип игълан итә Салават.
Видеода Салават ике баячысы белән (берсе Альфред Якшимбәтов, икечесе видеода күренми) җырны кабатлый. Видео бик куәтле, аннан Салават энергиясе бөркелә. Җырчының инстадашлары моңа комментарийлар яза: "Ушкитмәле, Салават абый!", "Бер видеода күпме көч", "Салават абый тыңлап туярлык түгел", "Яшь бара - тавыш үзгәрми" дип язып калдырганнар аңа.