Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер укытучы мәктәптә укыган чагында Салават Фәтхетдиновның артына типкән булган: "Әле дә авырта"

Бер укытучы мәктәптә укыган чагында Салават Фәтхетдиновның артына типкән булган: "Әле дә авырта"

news_top_970_100
Бер укытучы мәктәптә укыган чагында Салават Фәтхетдиновның артына типкән булган: "Әле дә авырта"
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов ТНВ каналының "Татарлар" тапшыруында тормыш һәм дөньяга карашы турында сөйләде. Ул дөньяда тәртип юк дип борчылуын әйтте.

"Һәркем үз урынында эшләргә тиеш. Гаилә өчен дә, ил өчен дә җавап бирергә тиеш, шунда гына тәртип була", - ди Салават. 

Инсаф Абдулланың "Сезне нәрсә борчый?" - дигән соравына ул "яшьләр" дип җавап бирде һәм үзе белән булган бер очрак турында сөйләде.

"Яшьләрне замана бик тиз үзгәртә. Ничәнчедер класста укыганда клубка чыккан өчен бер укытучы артыма типте. Тугыздан соң чыгу ярамый иде. Шулкадәр итеп типте, ул әлегә кадәр авырта. Мин аңа үпкәләмим. Авыр туфрагы җиңел булсын инде, китеп барды бу дөньядан. Шулай кирәк булгандыр. Бер әйткәндер чыкмагыз клубка дип, ике әйткәндер чыкмагыз клубка дип. 

Тәрбия юк. Олыны олы, кечене кече итмиләр. Әти-әнигә кычкыру гына түгел, сугалар. Бу мәгънәсезлекнең азаккы этабы. Моның азагы булырга тиеш. Әгәр дә без - кешеләр бу әйберне эшләмибез икән, Аллаһы Тәгалә моны эшләячәк", - диде Салават Фәтхетдинов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100