Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер кыз чәчен ун ел буе дөрес юмаганын ачыклаган

Бер кыз чәчен ун ел буе дөрес юмаганын ачыклаган

news_top_970_100
Бер кыз чәчен ун ел буе дөрес юмаганын ачыклаган
Инстаграмда үзен SilverPurse дип таныштырган кыз ун ел буе чәчен дөрес юмаганын ачыклаган. Бу хакта ул пост язган һәм шул посты 28 мең лайк җыйган. 

Кыз гомере буе кавыктан интегүе турында язган. Ул аның сәбәбен баш тиресенең коры булуында күргән, әмма дәвасын таба алмаган. Нинди генә шампунь алса да, кавыгын бетерә алмаган. Берничә чәчтараш аңа башын яхшылабрак юарга киңәш иткән булган, әмма кыз аларны ялгыша дип уйлаган.

Көннәрдән бер көнне кыз, башын юганда, колагын да шампунь белән юган. Шул вакытта аның колак тиресе шыгырдаган тавыш чыгарган. Чиста тире шыгырдап тора, бу шул тавыш булган. Кыз уйга калган: аның баш тиресе юганнан соң беркайчан да андый тавыш чыгармаганын искәрткән.

Кыз балачакта әтисенең аның башын юганын исенә төшергән. Ул вакытта әтисе кызының чәчен баш тиресен ышкып юа торган булган. Кыз үзе исә башын башкача юа торган була - шампуньне бераз чыгара, чәченә сылап күбекләндерә һәм аннары юып төшерә.

Кыз баш төбен ышкып юа башлагач, аның кавыгы беткән. "Мин чәчтарашка дару эчтем дип әйттем, башымны юа белмәгәнемне әйтә алмыйм бит инде", - дип язган инстаграмында кыз. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100