Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бари Алибасовны хастаханәдән чыгарганнар

Бари Алибасовны хастаханәдән чыгарганнар

news_top_970_100
Бари Алибасовны хастаханәдән чыгарганнар
Ялгыш унитаз чистарта торган сыекча эчеп агуланган продюсер Бари Алибасовны Склифосовский исемендәге фәнни-тикшеренү институтыннан чыгарганнар.

"Әтине журналистлар белмәгән урынга алып киттем. Хатыны Лидия Федосеева-Шукшина белән шунда торачак", - дип сөйләгән RT  телеканалына продюсерның улы.

ТАСС хәбәр иткәнчә, алга таба продюсер Казахстанда дәваланачак. Мондый тәкъдимне югарыдан кемдер җиткергән, кем икәне билгесез.

  • Бари Кәрим улы Алибасов Казахстанның Семипалатинск каласында туган, шунда мәктәпне тәмамлаган, беренче иҗади проектларын тормышка ашырган. Бари Алибасовның әтисе казах, әнисе татар. 

"Аңа дәвалануны тулысынча түләүне һәм даими табиблар күзәтүе тәкъдим иттеләр. Табиблар ике-өч көн әтине очышка әзерләячәк. Бер-ике ай дәвамында ашказаны юлындагы пешү урынын карап торырга кирәк булачак. Аның гомеренә хәзер куркыныч янамый", - дигән ул.

Бари Алибасов әлегә күп нәрсәне хәтерләми икән. Исегезгә төшерик, агуланганнан соң хастаханәгә эләккәч, табиблар аны медикаментоз йокыга кертте. Уянгач, продюсерның хәтере белән проблемалар булуы ачыкланды. 





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100