Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Фазлыев берьюлы 48 туңдырма ашап махмырлаган

Хәзер җырчының туңдырмага исе дә китми икән.

news_top_970_100
Азат Фазлыев берьюлы 48 туңдырма ашап махмырлаган

Җырчы Азат Фазлыев инстадусларына күңелле бер балачак хатирәсен сөйләде.

“Безнең өчен Сабантуй хәзер эш көне, ә элек зур бер бәйрәм кебек көтеп ала идек. Алдан акча җыеп, киемнәрне әзерләп.

Бер елны бәйрәмгә 50 сум акчам бар иде. Хәтерлисездер, элек Сабантуйдагы кибетләр ул – йөк машинасының арбасы иде, шуннан гына саталар иде. Мороженое да ел саен булмый иде. Ә бөтен бала шуны көтә. Ул елларда морозильниклар булмаган, күрәсең. Коробкасыннан гына, эреп беткәнче саталар иде.

Әни ул елны жюри составында иде, трибунада утыра, ә мин киттем кибетләргә. Мороженое килгән иде, 1 сумнан саталар. Ур-ра! Һәм мин сөенечемнән 48 туңдырма ашаган идем. Күз алдына китерәсезме? Салкын, җилле көндә бит әле ул! Бик өшегәнмен. Мине бер апа әнигә күтәреп алып килгән: “Бу бала мороженое ашый да ашый, туңып беткән”, - дигән.

Шул килеш, 48 туңдырма гына ашый алганмын. Югыйсә, калган 2 сумга тиясе 2се дә сыйган булыр иде.

Шуннан бирле туңдырмага исем китми”, - дип язган Азат Фазлыев.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Безнең өчен Сабантуй хәзер эш көне, ә элек зур бер бәйрәм кебек көтеп ала идек. Алдан акча җыеп, киемнәрне әзерләп... Бер елны бәйрәмгә 50 сум акчам бар иде. Хәтерлисездер, элек Сабантуйгы кибетләр - ул грузовой машинаның арбасы иде, шуннан гына саталар иде. Мороженое ел да булмый иде. Ә бөтен бала шуны көтә иде. Ул елларда морозильниклар булмаган, күрәсең. Коробкасыннан гына, эреп беткәнче, сата иделәр. Әни ул елны жюри составында иде, трибунада утыра, ә мин киттем кибетләргә. Мороженое килгән иде, 1 сумнан саталар. Ур-р-ра!!! Һәм мин сөенечемнән 48 туңдырма ашаган идем. Күз алдына китерә аласызмы?! Салкын, җилле көндә бит әле ул! Бик өшегәнмен. Мине бер апа әнигә күтәреп алып килгән: "Бу бала мороженое ашый да ашый, туңып беткән", - дигән. Шул килеш, 48 генә тыңдырма ашый алганмын. Югыйсә, калган 2 сумга тиясе 2се дә сыйган булыр иде)) Шуннан бирле туңдырмага исем китми. Сабантуйлар белән сезне, дуслар! #азатфазлыев #сабантуй2019

Публикация от Азат Фазлыев (@azatfazlyev)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100