Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Абитов кыз сорарга барган, ә өлкәннәр яшь киленгә акыл өйрәтә башлаган: аяк киемеңне алыштыр, йөзегеңне ки!

Азат Абитов кыз сорарга барган, ә өлкәннәр яшь киленгә акыл өйрәтә башлаган: аяк киемеңне алыштыр, йөзегеңне ки!

news_top_970_100
Азат Абитов кыз сорарга барган, ә өлкәннәр яшь киленгә акыл өйрәтә башлаган: аяк киемеңне алыштыр, йөзегеңне ки!
Азат Абитов кыз сорарга барган. Ул үзенең инстаграмына Гөлсириннең туган ягында - Мамадыш районы Урта Кирмән авылындагы фотоны урнаштырган һәм "Беренче танышу. Туганлашу процессы башланып китте", - дип язган. 

"Бик матур пар барлыкка килде!" - дип куанган инстадуслары. 

"Гөлсирин апаем, ул аяк киемеңне алыштыр, матур йөр!" - дип язганнар Гөлсирингә.

Гөлсириннең аккаунтында да акыл өйрәтүчеләр күп. "Азат кидерткән, кул сорагандагы йөзекне нигә кимәдең икән?" дип бәйләнәләр Гөлсирингә. Кызның елмаймыйча утыруын да ошатмаганнар. "Нәрсә булды сиңа? Шыгырданнан сыер алма диләр. Әй Аллам, куып чыгарган инде, никахы да юк", - дип "борчылып" язалар. 

Шулай да, изге теләкләр язучылар күбрәк. "Матур гаилә булып, тигез яшәгез! Арагызга кеше сүзләре кертмәгез, көнчел кеше күп инде ул", - дигән киңәшләрен биргәннәр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100