Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айсылу Габдинованы Сабантуйда өч-дүрт җирдә җырлап йөргәне өчен тәнкыйтьләгәннәр

Яшь җырчы Айсылу Габдинова Инстаграм битендә артистларга Сабантуй чорында ничек чыгыш ясарга туры килгәнен, андагы кыенлыкларны, шартларны язган. Халык исә Айсылуга "зарланма" дип шелтә дә ясаган.

news_top_970_100
Айсылу Габдинованы Сабантуйда өч-дүрт җирдә җырлап йөргәне өчен тәнкыйтьләгәннәр
"Көтеп алган сабантуйлар үтте дә китте!

Сабантуй - ул көрәш, уеннар, бүләкләр, җыр-бию, авылдашлар, классташлар белән күрешү, шашлык ашау, бәйрәмнән соң тагын да ныграк "бәйрәм итү".

Ә менә артистларның бу көннәре ничегрәк үтә?

Көненә кем ике, кем өч, кайберәүләр әле дүртешәр "точка" ала. Иртәнге биш-алтыда чыгып китәсең, барып җиткәч, чирәмдә бизәнәсең, күлмәгеңне кырда я машинада киясең, җырлыйсың, хуҗалар юмарт булса, палаткага кереп пылау ашыйсың, кояшта янасың, биттәге крем агып бетә, кайвакыт күләгәле, кереп качар урын да булмый, аннары икенче җиргә "очасың" (мин, мәсәлән, командадан артта калдым, өлгермәдем hәм районга такси чакыртып киттем).

Шулай, кичке сабантуй башлана, анда черки ашатасың, туңасың.... hәм төнге ике-өчтә кайтып авасың, кояш нурлары инде битне кытыклата...

Ике сәгатькә сүнеп торасың да, тагын чыгып китәсең...

Ну, барыбер шул Сабантуй чоры шулкадәр сагындыра аннары.

Фото кичә Әтнәдә очраклы рәвештә эшләнде. Аны кургәч, бу постны язырга булдым", - дип язган Айсылу Габдинова.

Айсылуга каршы бер ханым: "Күпме акча эшләгәнегезне дә языгыз әле. Кешеләрнең ел буе эшләгәнен аласыз. Зарланмагыз", - дигән. Айсылу исә: "Юк, алай күп түгел. Зарланмыйм, ничек бар язам. Чынлыкта җырчылар бер дә бай түгел... күбесенчә", - дип җавап биргән.


"Шуның өчен аларга Аллаһы Тәгалә талант биргән бит, алар шуны куллана белә, молодцадан башка сүз юк җырчы-биючеләргә! Биш-алты сәгать буе халык күңелен күреп, җырлап-биеп йөриләр, ярты гомерләре юлда үтә, кешенең акчасын чутлавын бик җиңел ул, биш-алты яшьтән гел сәхнәдән төшми бит алар, кайсыберләренә күз дә тия торгандыр... Зарланмыйк, дөнья матур, дөнья киң, барыбызга да җитә, бездән дә кала", - дип тә язганнар Айсылу Габдиновага.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Көтеп алган сабантуйлар үтте дә китте! Сабантуй - ул көрәш, уеннар, бүләкләр, җыр - бию, авылдашлар, классташлар белән күрешү, шашлык ашау, бәйрәмнән соң тагын да ныграк "бәйрәм итү" Ә менә артистларның бу көннәре ничегрәк үтә? Көненә кем 2, кем 3, кайберәүләр әле 4 шәр "точка" ала. Иртәнге 5 - 6 да чыгып китәсең, барып җиткәч, чирәмдә бизәнәсең, күлмәгеңне кырда, я машинада киясең, җырлыйсың, хуҗалар юмарт булса, палаткага кереп пылау ашыйсың, кояшта янасың, биттәге крем агып бетә,кайвакыт күләгәле, кереп качар урын да булмый, аннары икенче җиргә "очасың" (мин, мәсәлән, командадан артта калдым, өлгермәдем hәм районга "Татарстан" таксиын чакыртып киттем) Шулай кичке сабантуй башлана, анда черки ашатасың, туңасың.... hәәм төнге 2 - 3 тә кайтып авасың, кояш нурлары инде битне кытыклатаа... 2 сәгатькә сүнеп торасың да, тагын чыгып китәсең... Ну барыбер шул Сабантуй чоры шууулкадәр сагындыра аннары Фото кичә Әтнәдә очраклы рәвештә эшләнде. Аны кургәч, бу постны язырга булдым) #айсылугабдинова #лето #сабантуй

Публикация от Айсылу Габдинова (@aisylu_gabdinova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100