Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айсылу Габдинова кемгә һәм кайчан кияүгә чыгачагын әйтте

Татар эстрадасы җырчысы – Айсылу Габдинова белән әңгәмә оештырып алдык. 

news_top_970_100
Айсылу Габдинова кемгә һәм кайчан кияүгә чыгачагын әйтте
Сезнең кулыгызны сорадылар, кияүгә чыгарга тәкъдим ясадылар. Ул егет кем булып эшли? Кайдан?

- Әйе, Аллага шөкер. Егетнең исеме Динислам, ул башка өлкәдә эшли, ләкин музыканы бик ярата һәм үзе өчен җырлый да әле.

- Туегыз кайчан була?

- Туй Аллаһ бирсә, җәйгә, уразалардан соң.

Интертатта Айсылу Габдинованы кияүгә бирәбез дигән марафон башланып киткән иде, менә шул марафон башлангач, сез инде кияүгә чыгарга булдыгыз? Әллә ул марафон булыштымы сезгә?

- Мин ниндидер вакыт җиткәч кияүгә чыгырга җыендым дип әйтә алмыйм. Әбием әйтмешли, никахлар күктә языла. Ә ул проект минем өчен бер кызык иде, «Замуж за Бузову», «Холостяк» проектлары ошый иде. Ул вакытта без Динислам белән дусларча аралаша идек, ул шаярып, мин дә катнашыйм әле дигән иде.

- Сезнең өчен туй нәрсә дә һәм никах нәрсә? Ник туй үткәрмәскә булдыгыз?

- Никах минем өчен мөһимрәк, чөнки Аллаһның ризалыгын алмыйча яшәүне аңламыйм, ә туйны бәлки үткәрербез дә, әле уйлап бетермәгән. Ничек кенә булса да, ЗАГСта язылышабыз, Алла бирсә.

- Ваһапов фестивале продюссоры Рифат Фәттәхов белән сез алга таба килешү төземәгәнсез, сәбәбе нәрсәдә, ни өчен? Килешү булмау сәбәпле, "Дуслык күпере"ндә дә катнашмадыгыз дигән сүзләр йөри. Чыннан да шулаймы?

- Безнең иҗатта төрле карашлар, безнең фикерләр туры килми, бәлки ул минем потенциалны күреп бетермәгәндер, белмим... Шулай насыйп булгандыр. Нәрсә булса да, аңа рәхмәт, зур сәхнәләрдә чыгыш ясадым, яхшы тәҗрибә, чыныгу булды анда эшләгәндә.

Ә «Дуслык күпере» шәп проект, анда бик теләп катнашкан идем. «Зур» артистлар белән дуслашу, яхшы киңәшләр биргән иде бу проект. Икенчесендә катнашып булмады инде.

- Рифат Фәттәховтан киткәч, кая барачаксыз?

- Кая китәм? Беркая да китмим, иҗат итәм, шулай ук матди яктан кулдан килгәнчә эшлим. Кызганыч, бүген сәхнәгә чыгу акча белән бәйле. Җыр яздыру, аны сатып алу, клип, ротация, реклама бик зур чыгымнар таләп итә. Аллаһы Тәгалә ничек кушкан - шулай булыр инде.

- Җырчы булу белән бергә ТНВ каналында тапшырулар да алып барасыз. Үзегезне алга таба телеведениедә күрергә теләмисезме?

- Телевидение, алып бару һөнәре минем өчен җыр кебек якын. Андый белемем булмаса да, эшли-эшли бик күп серләргә төшендем. Шуңа күрә, үземдә бу талантны үстерергә телим.

- Сез төрле чараларда актив катанашасыз. Мәсәлән, "Манзара" көрәш программасында, татар теленнән халыкара олимпиадасының ябылыш тантанасында бик матур чыгыш ясадыгыз. Шушы чараларда катнашу сезгә нәрсә бирә?

- Мин үзем бик милләтпәрвәр кеше. Татар теле, милли гореф-гадәтләребез белән бәйле чараларда чыгыш ясау минем өчен горурлык, бәхет.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100