Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Рәхимованың “кабартылган” иреннәреннән халык көлә

Җырчыны шулай ук борын чөерүдә һәм тамашачысын яратмауда гаеплиләр.

news_top_970_100
Айгөл Рәхимованың “кабартылган” иреннәреннән халык көлә

Айгөл Рәхимованы иреннәрен кабартып, табигый матурлыгын бозуда гаепләүләр артканнан арта бара.

Җырчы әлеге гаепләүләргә җавабын инстаграмда популярлык казана башлаган “Мактау тактасы”на элгән.

“Иреннәрегезгә ни булган? Үзегезнеке матуррак иде”, дигән шелтәгә Айгөл “Димәк, бүтән ят кеше иреннәрен такмасмын”, дип төрттереп язган.

“Өске иренегезне дә кабартсагыз, нәкъ Маша Малиновская булачаксыз”, дигән язмага җырчының хезмәттәше Айгөлне яклап җавап кайтарган.

“Без иреннәребезне кабартуын кабартырбыз, ләкин Сезгә баш миен сатып алып куеп булмас, ахрысы. Бик чибәрсең, Айгөл! Ә бу ахмаклардан көлик тә, онытыйк аларны”, – ди Вероника Ашурова.

“Әйдәгез, инстаграм челтәрендә “Айгөлгә тагын кайсы җирен кабартырга кирәк?” дигән шоу ясыйбыз!” тәкъдимен Айгөл “Мактау тактасы” аша халыкка җиткерде.

Үзен гаепләүчеләрдән, хурлаучылардан һәм яратмаучылардан башка ничек яшәячәген Айгөл күз алдына да китерә алмый.

“Яратам сезне, ярый әле өйрәтеп торасыз, Сездән башка ничек яшәр идем микән? Сез генә идеаль кеше!”, – ди ул.

Айгөл Рәхимованың иҗатын сөючеләр аңа көнчеләр сүзенә игътибар итмәскә киңәш итәләр.

“Хатын урам буйлап үтсә, чәйнәп калалар. Сөйләгән саен кеше яшәрә. Сөенеп тор, көнләшсеннәр!” – дип язалар.

“Айгөлебезнең чибәрлеге табигый! Иреннәре, елмаюы да әнисенеке”, – дип яклый җырчыны туганнары. – “Сиңа, Рәхимова, әниеңнең барлык туганнарын җыеп, селфи төшәргә кирәк. Аларның барысының да иреннәре “кабартылган”, хәтта сабый балаларныкы да: син мине аңлыйсың инде, әйме?!”

“Гадирәк булырга, тәнкыйтьне дә кабул итә белергә кирәк. Гел мактап кына тормаслар! Бечничә статуэтка алган да, борыны чөерелгән. Тамашачыга шундый мөнәсәбәттә булуыгыз бик кызганыч”, - дип язалар.

“Яраклы тәнкыйть булса, бер хәл. Файдалы киңәшләрне һәрчак тыңлыйм мин!” – дип төгәлләгән Айгөл Рәхимова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100