Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариеваның улы БДИ бирә алмый калган

20 июньдә Яңа-Савин районында БДИ бирә торган пунктларда ут беткән.

news_top_970_100
Айгөл Бариеваның улы БДИ бирә алмый калган
Айгөл Бариева Казанның Яңа-Савин районында балаларның БДИ бирә алмый калуы турында "Татарстан24" телеканалына хәбәр иткән.

Телеканал ачыклаганча, Казанның Яңа-Савин районында рус әдәбиятыннан БДИ бирә торган барлык пунктлар утсыз калган. Шул сәбәпле, Мәскәү имтиханны башка көнгә күчерергә күрсәтмә биргән.

Татарстан Мәгариф министрлыгы имтиханны күчерү турындагы мәгълүматны раслаган.

Хәзер Яңа-Савин районында рус әдәбиятыннан БДИны 29 июньгә калдырганнар. 28 июньдә исә Казанда мәктәп тәмамлаучылар өчен чыгарылыш кичәләре була.

Айгөл Бариеваның улы да рус әдәбиятыннан БДИ бирергә тиеш булган. Бу турыда борчылып, Айгөл инстаграмга да видео куйды.

Это нормально?????Как вы думаете???

Публикация от Aigul Barieva (@aigul_barieva)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100