Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариеваның акча турында шаяртуын ник аңламадылар?

Җырчы Айгөл Бариева көмешсу төсендәге чәк-чәк муляжы белән фотога төшкән. "Арчада зарплатаны шулай итеп бирделәр", - дип язган ул.

news_top_970_100
Айгөл Бариеваның акча турында шаяртуын ник аңламадылар?
Айгөлнең гап-гади бу шаяртуы җитди язышуга әйләнер дип кем уйлаган?!

"Гел акчага гына эшләп йөрисез мени? Укытучылар гел бушлай эш башкаралар гомер бакый", - дип язган бер инстадусты.

"Укытучы, тәрбияче - гомер буе бушка эшли: 20-25 бала урынына 40ны-45не укыта, тәрбияли, бушка җырлый да, бии дә, агач-чәчәкләр утырта, ремонт ясый. Кызганычка, бу нормага кереп китте", - дип өстәгән икенчесе.

"Артистларның эше бит инде ул. Гел бушка җырлап-биеп йөрсәләр, тормышны ничек алып барырлар? Алар да бик күп хәйрия концертлары уткәрәләр", - дип Айгөлне аклап язган өченчесе.

Ә сез ничек уйлыйсыз, җырчы бушлай эшләргә тиешме?


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100