Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимовның футбол командасына җиңелгән Башкортстан журналистлары киләсе уенга нинди планнар кора?

Башкортстанның “Динамо” стадионында республиканың 100 еллыгы һәм Татарстанның Башкортстандагы көннәре уңаеннан “Артистлар телевидениегә каршы” алтактасы белән футбол матчы узды. Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимовның “БашСтар” командасы БСТ (Башкорт спутник телевидениесе) коллективы белән көч сынашты.

news_top_970_100
Айдар Галимовның футбол командасына җиңелгән Башкортстан журналистлары киләсе уенга нинди планнар кора?
“Айдар Галимовның футболга булган мәхәббәте күптән билгеле. Ул Уфада һәрдаим узып торучы өй матчларын калдырмаска тырыша. Ә туган ягы Миякә районында ул балалар өчен традицион футбол турниры үткәрә. “БашСтар” командасы һәм БСТ (Башкорт спутник телевидениесе) коллективы матчы Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәрен үткәрү чаралары кысаларында үтте. Нәкъ менә Айдар Галимов ике регионның тыгыз бәйләнештә булуын гәүдәләндерә”, - диде БСТ каналында эфирга чыккан “Уфа яңалыклары” чыгарылышының алып баручысы матч һәм Айдар Галимов турында.

“Бүген мәдәният хезмәткәрләре көне дә. Ә “БашСтар” командасы нәкъ менә мәдәният хезмәткәрләреннән, музыкантлардан, җырчылардан һәм композиторлардан тора. Үзләрен үз амплуаларында тапкан егетләр шул ук вакытта сафка футбол кырына баса”, - диде Айдар Галимов.



Башкорт спутник телевидениесе дә кергән Башкортстан телерадиокомпаниясе командасы ярышташына лаеклы каршылык күрсәтте. Майданчыкка танылган алып баручылар белән бергә гадәттә “кадр артында” калучылар да чыкты. Әмма “БашСтар” командасы капкасына кертелгән ике гол җиңү яулау өчен аз булып чыкты.

БСТ телеканалы алып баручысы Дмитрий Каретко ярыштан соң журналистка аңлатма биргән. “Мин – максималист. Без командабыз белән шундый, шуңа күрә, әлбәттә, безнең кәеф төште. Без алардан инде реванш сорадык. Республиканың 200 еллыгын үткәргәндә мөгаен җиңә дә алырбыз (көлә)”, - диде Дмитрий Каретко.

Матч бетүгә үк футболчылар ГТО нормаларын тапшырды. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100