Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимов күршеләренең абзарына ут төрткән

Айдар Галимов күршеләренең абзарына ут төрткән

news_top_970_100
Айдар Галимов күршеләренең абзарына ут төрткән
“ТМТВ” телеканалында “Сер булып калсын” тапшыруында җырчы Айдар Галимов бу тормышта оялган һәм йөрәгенә үтеп кергән бер вакыйга турында сөйләде. 

“Балачакта утка һәм шырпыга тартыла идем. Күрше малае белән аларның абзар башына мендек. Җәй, эссе, челлә. Шырпы кабыздык. Печән катыш саламга яктылык төшә. Нык кызык тоелды шул. 

Ничек исән калганбыз. Мин, Рәдиф кабызган шырпы гөлт итеп кабынып китте. Без чишмә буена качтык. Авылда янгын. Без шулай афәттән качабыз дип уйладык. Районнан янгын машиналары килде. Ничек янгын күршеләргә күчмәгән. Безне, ике “преступник”ны елга буеннан тотып алып кайттылар. 
 
Ярар, участок милициясе, ярар янгын сүндерүчеләр... Иң кыены әнинең “и, улым, шулкадәр йөземә кызыллык китердең бит” дип әйтүе булды. Ул ачуланып та әйтмәде, ә йөрәккә җиткерерлек итеп әйтте. Шунда гына нәрсә эшләгәнемне аңладым. 

Бу шулай булырга тиеш булгандыр инде. Миңа сабак булды. Гомер буе әнидән шул сүзне янә ишетмәс өчен тырышып яшәдем. 

Авылда синең балаң кемнеңдер абзарын яндырсын әле?! Ярар, үз абзарыңны... 

Безне район үзәгенә допроска алып бардылар. Миңа 6 яшь, күрше малае бер яшькә олырак. Беренче тапкыр район үзәгенә баруым шул булды.

Аннары республиканың “Кызың таң” газетасына Галимов Айдар белән Тимербулатов Рәдиф ут белән уйнап, янгын чыгардылар дип язып чыктылар. Дан китте. 
 
Шулкадәр йөрәккә уелып калды. Уеннан уймак чыгару шулдыр инде”, - дип сөйләде җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100