"Авылдагы кушаматым - Шумахер". Кайсы җырчы ирен кар машинасына утыртып йөртә?
"Авылдагы кушаматым - Шумахер". Кайсы җырчы ирен кар машинасына утыртып йөртә?
"Мин балачактан мотоцикл, машина, тракторда йөреп үстем, авылда минем кушамат - Шумахер. Əтием әйтә торган иде, малай булып кына туасың калган", дип язган Ләйлә Галиева. Ул инстаграмга Кукмара районында ире Рөстәм Галиевне кар машинасына утыртып йөргән кадрларын элгән.
"Үзенә килешеп тә тора".
"Кыланмагыз инде".
"Ләйлә, бөтен яктан килгәнсең", - дип язганнар җырчыга.
Ләйлә Галиеваның бар яктан да булган икәнен күрсәтер өчен соңгы клипларының берсен карагыз.