Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Асаеваның нинди кеше икәнен аңлап та булмый". Гөлназ Асаева Ришат Төхвәтуллинның концертына бәя бирде

Яшь җырчы Гөлназ Асаева Ришат Төхвәтуллинның быелгы концерт программасы турында үз фикерләрен җиткергән. Гөлназ сүзләренчә, Ришат чын татар-мөселман концерты оештырган.

news_top_970_100
"Асаеваның нинди кеше икәнен аңлап та булмый". Гөлназ Асаева Ришат Төхвәтуллинның концертына бәя бирде
"Дөресен әйткәндә, бу программада беренче тапкыр булдым. Искитмәле матур кичә. Ришат - безнең халкыбызның моңлы сандугачы дип юкка гына әйтмиләр. Ришат күп җырчыларга, бигрәк тә безнең кебек яшь җырчыларга, үрнәк. Ришатның концертына килгәч, чып-чын татар мөселман концертына эләгәбез. Концертта балаларга җырлар аша үзебезнең гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны белдерә, шуның өчен Ришатка зур рәхмәт! 

Күбрәк Ришат кебек җырчылар булсын иде. Хореографиягә килгәндә, быел аны бөтенләй яңа яктан күрдек. Ришатны биегәнен белми идем. Хореография училищесында укыйм, аның биюен бик яхшы дип бәялим", - ди Гөлназ Асаева.

Әлеге видеоны Ришат Төхвәтуллин үзенең Инстаграм битендә элгән. Видео астында язылучылар фикерләрен дә теркәп калдырган: "Гөлназ - гаҗәеп кыз, ул сезгә туры килә!", "Синең хатының булып менә кем булырга тиеш! Ул чыннан да акыллы һәм мөлаем. Ә тавышы - искиткеч!", "Гөлназ Ришатка кайсы ягы белән туры килә? Ришат аның янында малай гына бит. Аңа матур һәм назлы кыз кирәк, Алия Карачурина аның пары була алыр иде", "Сез Гөлназ белән бик охшаш, икегез дә акыллы итеп сөйлисез, сезгә бергә булырга кирәк", "Ришат, сез Гөлназ белән нык туры киләсез. Гөлназ мөлаем, акыллы, чиста, тәртипле, Ходайдан бирелгән талант. Мин сезне Гөлназ белән генә күрәсем килә, аның яхшы якларын язып бетергесез, гел дөрес сөйли, олыны олы итә. Мин сезгә бәхет телим", "Асаеваның нинди кеше икәнен аңлап та булмый. Мин уйлыйм, ул хәтта үзенең холкын да үзе аңлап бетерә алмыйдыр. Бер карасаң, ягымлы гына, икенче карасаң, кырыс! Бу видеодагы Гөлназ миңа ошады! Ришат Төхвәтуллин турында бик матур һәм акыллы сүзләр әйтте. Иң ошаганы - рус телендә бирелгән сорауга, ул матур итеп татар теле белән җавап бирде!", "Туры киләсез инде, матур дуэт булыр идегез".


Кулланучылар Гөлназның бу мактавына төрлечә мөнәсәбәт белдергән:

"Асаевага өйләнәсеңме-юкмы инде?"
"Менә кем синең хатының булырга тиеш! Аның тавышы!"
"Асаеваның нинди кеше икәнен аңлап та булмый. Мин уйлыйм, ул хәтта үзе аңламый үз холкын))) Бер карасаң, ягымлы гына, икенче карасаң - тупас. Бу видеодагы Гөлназ миңа ошады".
"Бик акыллы, тыйнак, чибәр, талантлы, матур итеп сөйләшә белә торган, сөйкемле кыз ул, Гөлназ! Характер бөтен кешедә дә бар ул, иң мөхиме ике йөзле тугел. Концертыгыз турында да шундый әйбәт итеп, саф татар телендә үз фикерен җиткерде".

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100