Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Андрей Малахов күпме хезмәт хакы ала?

Андрей Малахов күпме хезмәт хакы ала?

news_top_970_100
Андрей Малахов күпме хезмәт хакы ала?
Танылган алып баручы Андрей Малахов "Беренче канал"да эшләгән чакта аена 50 мең доллар чамасы хезмәт хакы алуын әйткән. Бу турыда ул Ксения Собчак белән әңгәмә вакытында сөйләгән. "Беренче канал"да "Время" тапшыруын алып баручы Екатерина Андреева Андрей Малаховның хезмәт хакына карата фикерен әйткән. Бу турыда РИА Новости яза.

"Мин аның хезмәт хакы турында сүзен ишеткәч, яхшы мәгънәсендә шаккаттым. Мин андый акчаны гомеремдә күргәнем юк", - дип сөйләгән Андреева "Русское радио"да "Алла Довлатова белән кичке шоу" программасында.

Андреева сүзләренчә, Россия - "Ирләр иле". "Монда тигезсезлек бар инде. Хатын-кызлар ирләрдән күпкә кимрәк ала. Төрле өлкәләрдә, шул исәптән телевидениедә, шул хәл".

Довлатова исә Малаховның хезмәт хакы корпоративлар, журналы өчен кергән табышны да кушып исәпләнгәндер дип фаразлый. 

"Белмим, нәрсә күз алдында тоткандыр... Бик мөмкин. Ләкин мин мондый гаделсезлек барын беләм. Фамилияләрен әйтеп тормыйм", - дигән Андреева.

  • Андрей Малахов 1992-2017 елларда "Беренче канал"да эшләде. Соңгы ике елда ул "Россия 1" каналында "Прямой эфир" тапшыруын алып бара. 
  • Екатерина Андреева 1997 елдан бирле "Беренче канал"да "Время" тапшыруын алып бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100