Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Анастасия Волочкова ничек ябыга?

Анастасия Волочкова ничек ябыга?

news_top_970_100
Анастасия Волочкова ничек ябыга?
Анастасия Волочкова бер елга якын бик кырыс диетада утыра. Балерина һәрдаим үз поклонникларына ач тору уңышлары турында сөйли, шулай ук үзенең рационы белән дә бүлешә. Бу хакта "Комсомольская правда" сайты яза. 

Әле шушы көннәрдә генә Анастасия Волочкова ике килограмм авырлыктан котылуын хәбәр итте. Һәм публика аңа еш бирә торган төп сорауга җавап бирде. “Күпләрнең соравы буенча үземнең туклану рационы турында аерым пост... Тиз генә язам. Әмма бу куллану өчен күрсәтмә түгел”, - дип кисәткән биюче.

Артистка үз иртәсен яшелчәле бик ачы аштан башлый икән. Ачы борыч һәрвакытта да диярлек Анастасиянең менюсында бар. Кич ул чиле-пешле пешерелгән ике йомырка ашый. “Яки аларны салат яфракларына алыштырам. Шулай ук ачы борыч белән. Яки иртән тозсыз пешкән тавык ите, тозны бөтенләй кулланмыйм, ул суны тоткарлый. Ә кич салат яфраклары”, - дип мактанган йолдыз.

Биюче әйтүенчә, иң мөһиме ул аз ашый икән. Ә кайвакыт бөтенләй ашамыйча тора. “Кайчак көненә ике пешкән йомырка гына була”, - дип шаккаттырган ул.

Волочкова ябыгу өчен бер эчемлек рецепты белән дә бүлешкән: “Кайнар су, имбирь (күбрәк кирәк), лимон һәм ярты кашык бал. Бернинди карышусыз эшли!”, - дигән.

Мондый сүзләрдән соң халык шаккаткан. Күпләр үзләре яраткан артисттан үз-үзен мыскыл итүен, интектерүен туктатуны таләп иткән. Халык Анастасия әйткән рационны сәламәтлек өчен куркыныч дип атаган.

“Әгәр иртән болай гына ашасаң, иң яхшысы дигәндә гастрит булачак”, “ Ә ачы борыч нигә? Нишләп барысы да ачы?”, “Мондый туклану белән анорексия гына килеп чыга ала”, “Углеводларсыз һәм майларсыз нормаль чәч тә, тырнак та, тире дә булмаячак. Көненә ике йомырка? Песиләр дә күбрәк ашый”, “Бу ниндидер үтергеч диета”, “Аппетит булмау – начар билге”, “Мондый туклану булганда параллель рәвештә бик күп витаминнар һәм микроэлементлар кабул итәргә кирәк. Юкса, коточкыч анемия булачак, бу куркыныч. Биерлек түгел, атлап йөрерлек тә көч булмаячак”, - дип кисәтә аны поклонниклары. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100