Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыева: "Телефоным ватылу сәбәпле, Азат белән сөйләшеп утырдым, приятный кеше булып чыкты"

Алсу Фазлыева: "Телефоным ватылу сәбәпле, Азат белән сөйләшеп утырдым, приятный кеше булып чыкты"

news_top_970_100
Алсу Фазлыева: "Телефоным ватылу сәбәпле, Азат белән сөйләшеп утырдым, приятный кеше булып чыкты"
Алсу Фазлыева, уены-чыны белән үзе үткәргән эксперимент турында яза.

"Дуслар, күз алдына китерәсезме, 4 көн телефонсыз яшәдем. Сиздегезме?

Беренчедән, кызык, икенчедән, гадәти булмаган тормыш булды бу.

Ай-ай, бигрәк ияләшкәнбез икән бит шул уч төбенә сыярдай пыяла белән пластмасса кисәгенә. 4 көндә вакытымны күбрәк балаларга багышладым. Азат белән күп сөйләштек. Анекдот бар бит: "Өйдә электр бетте дә, хатыным белән сөйләшеп утырдык. Бигрәк приятный кеше икән". Азат та приятный кеше булып чыкты. Шаярту, әлбәттә. Әмма, оффлайн тормышта чынлап-та якындагы кешеләрең белән күбрәк сөйләшә башлыйсың икән.

Өй буенча да эшләр күп эшләнде: үтүкләмәгән кер калмады, челтәр-штораларны юып элдем, өй җыештырдым...

Ә рәсми эш бераз артта калды. Ай ахыры - бизнеста планны тутыру авыррак булды. Аптырагач, кайвакыт Азатның телефонын алырга туры килде. Бөтен дөнья мине югалтты, розысыкка бирделәр. Күпләр куркып беткән!

Ахырда мин шундый нәтиҗәгә килдем: бүгенге тормыш телефонсыз була алмый. Бу - безнең яшәү рәвешебез. Тик шулай да, кайвакыт телефоннан ял итә белергә кирәк. Менә бүген балаларыгыз белән җәяү йөрергә җыенасызмы? Телефонсыз барып карагыз".

"Мине дә шулай балалар югалтып эзләделәр. Күршеләр керде нигә телефоныңны алмыйсың дип. Минем телефон сүнгән икән. Мин йөрим бүген берсе дә шалтыратмый дип".
"Авылдан әти-әни точно розыскка бирә, я килеп Казанның астын өскә китерә 4 көн торсаң. Әле кич кайтышлый шалтыратып өлгермәсәң, берәр нәрсә булмагандыр бит, чирләмисезме диеп кайгыра башлыйлар. Элек ничек торганнар телефонсыз", - дип язганнар Алсуга җавап итеп.

Алсуның "телефонсыз йөрегез" дигәненә җавап та язганнар. Телефонсыз йөрергә чыккач, фотога ничек төштегез дип кызыксыналар. "Прогулкада фотога төшәргә телефон кирәк бит".

Берсе исә Алсуның телефонсыз йөреп кешеләрне борчуына нәфрәтләнгән.

"Шуның кадәр кемгә саныйсыз үзегезне кеше борчырлык?" - дип яза ул.
"Ихтыяр көчегез юк, димәк бары тик керем кызыксындыра", - дип тә өстәгән тагын берсе.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Дуслар, күз алдына китерәсезме, 4 көн телефонсыз яшәдем сиздегезме?) Беренчедән, кызык, икенчедән, гадәти булмаган тормыш булды бу. Ай ай, бигрәк ияләшкәнбез икән бит шул уч төбенә сыярдай пыяла белән пластмасса кисәгенә  4 көндә вакытымны күбрәк балаларга багышладым. Азат белән күп сөйләштек. Анекдот бар бит: "Өйдә электричество бетте дә, хатыным белән сөйләшеп утырдык. Бигрәк приятный кеше икән"  Азат та приятный кеше булып чыкты)) Шаярту, әлбәттә. Әмма, оффлайн тормышта чынлап-та якындагы кешеләрең белән күбрәк сөйләшә башлыйсың икән. Өй буенча да эшләр күп эшләнде: үтүкләмәгән кер калмады, челтәр-штораларны юып элдем, өй җыештырдым... Ә рәсми эш бераз артта калды. Ай ахыры - бизнеста планны тутыру авыррак булды. Аптырагач, кайвакыт Азатның телефонын алырга туры килде. Бөтен дөнья мине югалтты, розысыкка бирделәр  Күпләр куркып беткән! Ахырда мин шундый нәтиҗәгә килдем: бүгенге тормыш телефонсыз була алмый. Бу - безнең яшәү рәвешебез. Тик шулай да, кайвакыт телефоннан ял итә белергә кирәк. Менә бүген балаларыгыз белән прогулкага җыенасызмы? Попробуйте телефонсыз барырга  #алсуфазлыева #алсуазатфазлфевлар #жизньбезтелефона

Публикация от Алсу Фазлыева (@alsufazlyeva)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100