Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыева үзен үпкәләткән артист турында: "Безне бетерү максатыннан дөрес булмаган мәгълүмат таратты"

Алсу Фазлыева үзен үпкәләткән артист турында: "Безне бетерү максатыннан дөрес булмаган мәгълүмат таратты"

news_top_970_100
Алсу Фазлыева үзен үпкәләткән артист турында: "Безне бетерү максатыннан дөрес булмаган мәгълүмат таратты"
“ТМТВ” телеканалында “Сер булып калсын” тапшыруында җырчы Алсу Фазлыева үзен үпкәләткән артист турында сөйләде.

“Бер артистның минем бала, олы улым турында дөрес булмаган мәгълүмат сөйләвен ишеткәч, миңа рәхәт булмады. Бала 1 сыйныфта гына укый иде. Без юк, бәлки ялгышлары да булгандыр, бәлки дәресен дә тиешле дәрәҗәдә хәзерләмәгәндер - бу безнең гаеп. Безнең өлкәдәге кешенең чатларда безне сөйләп утыруын кабул итә алмадым. Ул кешенең үзенә туп-туры шалтыратып әйттем. Син алай эшләргә тиеш түгел. Чатта син үзең генә түгел бит, бик күп артистлар утыра. Синең дә балаң үсә. Миңа андый әйберне ишетү бер дә рәхәт түгел, дип үпкәмне белдердем. 

Ул - Гөлназ Шәрипҗанова. Бүген аның белән сөйләшмибез. Минем күңелемдә ул үпкә, авыр юшкын калдырды. 

Һәрбер кеше үз баласын якларга тиеш, инстинкт буенча да. Мондый әйберләр безнең өлкәдәге кешеләргә сөйләп йөрү дөрес түгел. Без гастрольләрдә йөри торган кешеләр, безнең андый хәлләр булырга мөмкин. Ләкин башка өлкә, безне аңламаган кешеләр сөйләсә, мин аңлар идем, бу кеше белми сөйли дип. Әмма безнең өлкәдәге кешенең, безне бетерү максатыннан, алай сөйләве ошамады”, - дип сөйләде җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100