Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмаз Хәмзин Зөлфия Минһаҗева турында: “Миләшкәем” җырын җырлап бер адым атлады, сәхнәдән кереп киткәндә инде популяр булды ул"

Танылган юмор остасы, Татарстанның атказанган артисты Алмаз Хәмзин үзенең "Миләшкәем" җырын язылу тарихын һәм ничек итеп әлеге җырның Зөлфия Минһаҗевага эләккәнен сөйләде.

news_top_970_100
Алмаз Хәмзин Зөлфия Минһаҗева турында: “Миләшкәем” җырын җырлап бер адым атлады, сәхнәдән кереп киткәндә инде популяр булды ул"
"Зөлфия Минһаҗеваның ире – Мөхтәр Минһаҗев минем белән музыкант булып йөргән чаклар. Ул аппаратурада утыра иде. Мин аннан: “Минем утырырга да вакытым юк, ике сәгать буе сөйлим, җырлыйм. Хатының берәр нәрсә эшли белмиме?” – дип сорадым. Ул: “Юк, Зөлфияне җырлатып карадым мин. Яратмыйлар аны”, - диде. “Кит инде, берәр нәрсә бетердеме соң?” – дим. “Әйе, җыр буенча Түбән Камада училище тәмамлады”, - дип әйтте бу.

“Нишләп җырламасын инде, әйдә, мин сиңа бер җыр язып бирәм, син көен язарсың”, - дип әйттем ахыр чиктә Мөхтәргә. “Юк, минем бер көй дә язганым булмады. Ничек язалар соң аны?” – дип аптырады Мөхтәр. “Менә мин сиңа шигырь язам, шуны матуррак, ягымлырак әйтеп бир әле миңа”, - дип кызыктырдым мин моны. “Миләшкәем, хәлең ничек?” – дип бер көй белән җырлап күрсәтте бу шунда ук. “Менә бит, шулай языла ул җыр”, - дидем.

Икенче көнне концерт башланыр алдыннан: “Менә, булган бит бу, чыгып җырлыйсың”, - дип әйттем Зөлфия Минһаҗевага. “Миләшкәем” җырын җырлап бер адым атлады, сәхнәдән кереп киткәндә инде популяр булды ул.

Менә шушы җырны җырлап, үзләренә "Газель" алдылар", - дип уены-чыны белән сөйләде Алмаз Хәмзин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100