Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алла Пугачеваның юбилей концертын бик нык тәнкыйтьлиләр: "Хайваннарча мөнәсәбәт!"

Алла Пугачеваның юбилей концертын бик нык тәнкыйтьлиләр: "Хайваннарча мөнәсәбәт!"

news_top_970_100
Алла Пугачеваның юбилей концертын бик нык тәнкыйтьлиләр: "Хайваннарча мөнәсәбәт!"
Алла Пугачева, 70 яшьлек юбилее уңаеннан, Кремль сараенда зур концерт куйды. Бу аның соңгы ун елдагы иң зур концерты. 

Алла Пугачева яшьләргә урын бирүе, башка концертлар бирмәячәген әйткән иде. Ул соңгы концертлар турын башлавы турында әйткән иде. Әмма, сүзләреннән баш тартып, юбилеенда концерт куйды. "Бу гадәти пиар. Җырчылар өчен гадәти әйбер", - дип бәяли "Россия 24" каналына интервьюсында пиар буенча белгеч Кирилл Папирный. 

Концертны бик нык тәнкыйтьлиләр. Тавыш шулкадәр начар булган, хәтта Алла Пугачева концерт вакытында тавыш режиссерларына мөрәҗәгать итеп, тавышны көйләргә кушкан. Алла Пугачева сәхнәдә җырлаган вакытта куплетлар арасында тавыш режиссерына: "Инструменталларны мониторга бир, нәрсә җырлаганымны ишетмим", "Сәхнәдә тавыш юк", - дип әйткән. 

Пугачева концертына билетлар 300 мең сумга җиткән. Ксения Собчак билет өчен 250 мең сум түләве хакында яза. 

Билетлар шулкадәр кыйбат булса да, тамашачыларга хөрмәт булмаган. Актер Никита Ковтун әйтүенчә, "арзанлы" (балкондагы иң арзан билетлар 7 меңнән башлана) билетлар белән килгән кешеләргә сакчылар "хайваннарча мөнәсәбәттә" булган. "Һәм бу илнең иң төп залында!" - дип яза ул.

"Бу кичәне үткәреп җибәрергә көч бир, Аллам!" - дип язган тамашачылар.

Алла Пугачеваның концерт директоры Елена Чупракова бу гаепләүләрне кире кага, беркем дә зарланмады, ди. "УРА.РУ" сайтына ул тавышның да әйбәт булуын, аерым проблемаларның "эш моментлары" булуын әйткән.

Алла Пугачева ютуб каналларының берсенә интервьюсында үзен тәнкыйтьләүчеләргә җавап биргән. "Төкереп бирәм мин. Минем өчен иң мөһиме: аякларым йөрсен. Алар әлегә кадәр бик матур. Иң мөһиме: бүгенге көн белән яшәү".

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100