Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алла Пугачеваның энесе Казан кызына өйләнгән

Алла Пугачеваның энесе Казан кызына өйләнгән

news_top_970_100
Алла Пугачеваның энесе Казан кызына өйләнгән
Алла Пугачеваның туганнан туган энесе Влад Пугачев икенче тапкыр өйләнгән. Влад Гүзәл исемле кызны хатынлыкка алган. Алар никахларын 21 июньдә Мәсәкүдә ЗАГСта теркәгәннәр. Бу турыда "КП" сайты хәбәр итте. 

Гүзәлгә 34 яшь, ул Казан кызы. Хәзер Мәскәүдә бухгалтер булып эшли. Казанда аның 14 яшьлек улы яши, диелә бу хәбәрдә.

Примадонна тантанага килмәгән. Влад үзе бу вакыйгадан тамаша ясамаган.

"Гүзәл белән очрашып йөри башлагач, бер атнадан ук тәкъдим ясадым. Мин 15 ел буена шушындый кыз турында хыялландым. Мин бәхетле", - дип сөйләгән Влад.

Гүзәл исә Владның Пугачеваның туганы икәненә башта ышанмаган да. Хәзер ЗАГСта Гүзәл иренең фамилиясен алган.

Гүзәл Пугачева туйның бераз кичектереп торыласын сөйләгән. Бу Владның сәламәтлеге белән бәйле.

Моңа кадәр Владның алкогольгә бәйлелектән интегүе, Алла Пугачева энесенең баласына опека рәсмиләштергән дип хәбәр ителгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100