Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Алия Карачуринага моны уку җиңел түгелдер". Ришат Төхвәтуллин мәхәббәтен Стәрлетамакта эзләячәген әйтте

"Мәхәббәтемне Стәрлетамактан да эзләп карадым, тик әлегә таба алмадым. Ләкин менә хәзер, уйламаганда очратырмын төсле... Бу Өмет минем күңелдә яши..." - дип язган Ришат Төхвәтуллин.

news_top_970_100
"Алия Карачуринага моны уку җиңел түгелдер". Ришат Төхвәтуллин мәхәббәтен Стәрлетамакта эзләячәген әйтте
"Әйдәгез, бергәләп эзлик", - дип тәкъдим иткән аңа бер кыз. "Уф аллакаем кызлар, хәзер Стәрлетамакка күчик микәнни?" - дип өзгәләнгән бер кыз.

"Аллаһ теләсә, табарсыз тиң ярыгызны!"
"Кукмарада точно табасың, Алла боерса".
"Салаватка килегез дип әйтәм бит!"
"Шулай гына бөтенесе дә тапса иде дә".
"Дөрес урында эзләмисез, мәхәббәтегез Нефтеюганскида яши".
"Эзләмәгез, үзе килер шыпырт кына".

Бик күпләр Ришатны Алия Карачуринага өйләнергә кыстый.

"Алия Карачуринага мондый постларны укырга җиңел түгелдер. Нигә менә каяндыр төрле-төрле шәһәрләрдән мәхәббәтемне эзлим дип язарга, кырыеңда шундый кыз булганда? Интервьюларда язганча, зәңгәр күзле, озын чәчле, зифа буйлы, тәртипле. Ул бит битараф түгел. Нигә ярамый ул? Ә?" - дип берсе Ришаттан сорау алган.

Гөлназ Асаевага да кыстаучылар бик күп. "Икегез дә охшашкансыз", дип Ришатны өйләнергә кыстыйлар. 

"Моңа өйлән, тегеңә өйлән дип кыстаган кешеләргә шаккатам", - дип яза бер укучы.

Бер кыз исә, өметен тәмам өзгән. "Җитте ялганлап йөрергә! Күптән тапкан ул мәхәббәтен!" - дип язган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100