Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алия Карачурина Ришат Төхвәтуллиннан китәме?

Җәй айларында, гадәттә, җырчылар яңа сезонга әзерләнәләр. Билгеле булганча, Ришат Төхвәтуллин инде ничә ел дәвамында яшь өметле җырчыларны үзе белән гастрольләргә ияртә. 2-3 ел рәттән ул Алия Карачурина белән эшләде. Һәм, чыннан да, аңа ярдәм итте. Быел Алия укуын тәмамлады һәм диплом алды. Алга таба да ул Ришат командасында эшләрме? Өстәвенә, җырчы яңа тавышлар эзли дигән сүз чыкты. Алия аннан китәргә җыенмыймы? Җырчы егет үзенең командасына яңа тавышлар алырмы? Ришатның үзе белән аралаштык.

news_top_970_100
Алия Карачурина Ришат Төхвәтуллиннан китәме?

- Ришат, хәерле көн. Яңа сезонда сезнең төркемдә яңа җырчылар булачакмы?

- Әлбәттә, яңа тавышлар булуын теләр идем. Сәләтле җырчылар бар. Әлегә үземнең “армиям” бар, кулдан килә, шуңа күрә сәләтле яшьләрне сәхнәгә чыгарырга кирәк. Яшь кызларга һәм егетләргә ярдәм итә алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска кирәк.

- Кастинг үткәрәчәксезме?

- “Cover” дип аталган конкурс оештырган идек. Әлеге бәйге нәтиҗәләрендә бер кыз җиңеп чыкты. Бәйге кастинг кебек булды. Без бу хакта бары тик тамашачыларга гына әйтмәгән идек. Шул җиңгән кызны, тыңлап, сәхнәгә чыгарырга теләр идек.

- Җиңүче белән элемтәгә кереп, аңа бу хакта әйттегезме?

- Әлегә юк, ләкин без аны концертларыбызга чакырачакбыз. Тамашачы фикерен дә ишетергә кирәк. Башта тамашачы бәяләр, соңыннан карарбыз. Әгәр дә үзенең теләге булса, безгә һәм тамашачыларга ошаса, безнең белән гастрольләргә йөри алачак.

- Алия Карачурина бер сөйләшүдә үзенең шәхси концертын куярга теләвен әйтте. Тамашаны оештыруда сез ярдәм итәчәксезме?

- Алиягә без концерт оештыруны үзебез тәкъдим иттек. Аның беренче концертларын оештырып җибәрәчәкбез, Аллаһ боерса.

- Димәк, сез аның өчен продюсер булачаксыз?

- Миңа продюсер дигән сүз, гомумән, ошамый. Очынып әйткән кебек. Бары тик, кулдан килгәнчә, ярдәм итәсем килә. Һәм ул моңа лаеклы да. Алиянең үз тамашачысы бар, шуңа күрә без аның концертларын башлап җибәрергә уйлыйбыз. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100