Алинә Сафиуллинага онытып калдырган шортыен биргәннәр

Җырчы Алинә Сафиуллина хәтере начар булуы турында язган.
"Җырларга хәйран җиргә йөрибез... Элек мини дисклар бар иде, гел берсен булса да онытып калдыра идем, шуннан флэшкалар китте. Операторлар вакытында кулга тоттырмаса, калдырып кайтып китәм дә, икенче көнне барып алам.
Бервакыт шортыем калган Әлмәттә шифаханәдә. Ул якларда иртәнге якта зур чаралар оештырырга яраталар, шуңа жырчыларга кичтән килеп кунарга кушалар, репетициялар ясап, жырларны сайлар өчен... Шул баруда киеп килгән шортыемны номерда онытып калдырып, чалбар киеп кайтып киткәнмен.
Бер айдан тагын барырга туры килде шул ук шифаханәгә. Җыештыручы апалар шортыемны тотып торалар, сезнеке бит бу дип.
Бу юлы матур бер җиңле яшел күлмәгем калган. Башка барган юк анда. Күлмәгем мине көтеп ятадыр инде җанкисәккәем", - дип язган җырчы.