Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Алды бик йомшак иде". Римма Никитина концерт вакытында хатыны белән килгән ирнең алдына утырган

Римма Никитина үзенең Instagram челтәренә оятсызрак видео куйган. Җырчы өлкән яшьтәге тамашачыларның берсенең алдына утыра. Әлеге ирнең хатыны исә шул ук секундта бу күренешне видеога төшерә башлый.

news_top_970_100
"Алды бик йомшак иде". Римма Никитина концерт вакытында хатыны белән килгән ирнең алдына утырган
Римма Никитина әйтүенчә, ир җырчының бу гамәлен бик яратып кабул иткән. "Ул каршы булмады, елмаеп кына торды, бер кулы белән кочаклап та алды. Алды бик йомшак иде", - дип искә ала җырчы.

Җырчы бу алымны - ирләрнең алдына утыруны концертларында еш куллануын әйтте. "Шулай килеп чыга минем, җырым шундый", - дип аңлатты ул бу гамәлен.

Римма Никитина үзе әлеге гамәлнең оятсыз булмавы турында әйтә. "Хатыны да каршы булмады", - ди ул. Хәтта концерт тәмамлангач, әлеге тамашачының хатыны: "Ирне дәртләндереп җибәрдең", - дип әйтеп, рәхмәтләр укыган икән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100