Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Альбина Джанабаева Константин Меладзены ташлаган

Альбина Джанабаева Константин Меладзены ташлаган

news_top_970_100
Альбина Джанабаева Константин Меладзены ташлаган
Җырчы Альбина Джанабаева Константин Меладзе белән эшләүне туктаткан. Әлеге яңалыкны ул үзе инстаграмдагы сәхифәсенә язды.

"Дуслар, мин "Виагра" төркемендә эшләп, бәһасез тәҗрибә тупладым. Шуннан соң ялгыз карьерамны башладым. Бу миңа яңа авторлар белән эшләргә мөмкинлек бирде. Яңа фикердәшләр таптым, команда тупладым. Иң мөһиме - үземне яңа яктан ачтым. Мин ул еллар өчен рәхмәтле. Константи Меладзега дә рәхмәтлемен. Чиксез хөрмәт итәм аны. Тик 2018 елның февраленнән бирле минем белән булган хәлләр - җырлар, тышлыклар, интервью һәм съемкалар - барысы да башка компания белән эшчәнлек нәтиҗәсе. Әйе, мин Константин Меладзе белән хезмәттәшлек итмим", - дип язган Джанабаева.

Альбина Джанабаева 2004 елның февралендә ир бала тапты. Аңа Константин дип исем куштылар. Баланың атасы Валерий Меладзе әти булуын таныган. 2014 елның 2 июлендә Альбина Джанабаева белән Валерий Меладзеның икенче улы Лука туды.

2009 елда Валерий Меладзе 18 ел яшәгән хатыны Ирина белән аерылышты. Аларның өч баласы бар. Ирина белән Валерий 2014 елда аерылышты.

Шуннан соң Валерий Меладзе Альбина Джанабаевага өйләнде. 2018 елда алар икесе бергә интервью биреп, гаилә тормыш турында сөйләде. 2019 елның маенда Альбина ире белән бергә өченче бала табарга җыенуын әйтте. Бу турыда "Википедия" сайтында хәбәр ителә.

Альбина Джанабаева "Виагра" төркемендә Меседа Багаудинова, Татьяна Котова белән бергә чыгыш ясый иде.

Посмотреть эту публикацию в Instagram


Публикация от Альбина Джанабаева (@albinadzhanabaeva)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100