Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Акча янчыгын өйдә онытып калдырган Гөлнара Габидуллина маҗаралары

Татар эстрадасы җырчысы Гөлнара Габидуллинаның кызы белән конкурска катнашырга барганда акча янчыгын онытып калдыра. Бу турыда ул автобуска утырганнан соң гына исенә төшерә. Әмма артка юл юк: кулда костюмнар, вакыт тыгыз... Бу хәлнең нәрсә белән беткәнен Гөлнара Габидуллина Инстаграм битендә язган.

news_top_970_100
Акча янчыгын өйдә онытып калдырган Гөлнара Габидуллина маҗаралары
"Җырчы... Әлбәттә, матур яңгырый.... Узган атнаны кызым Әминә белән конкурска ашыгабыз. Тукталышка килеп җиттек... Кая, мин әйтәм, акчамны проездга алдан ук әзерләп куйыйм әле дип, сумканы ачсам, акча янчыгым өйдә, башка сумкада онытылып калган. Хәзер нишләргә инде дим... Кире кайтырга үзем белән ике сумка костюмнар, вакыт та кыса.

Безнең автобус килә... Утырдык... Кондукторга әйтәм: "Кошелек онытылып калган, безне музыка җитәкчесе каршы ала (аңа шалтыраттым тиз генә, баш эшли бит әле), акчасын ул бирер", - дим.
"Ярар, ярар", - диде инде... Ярый әле телефон өйдә калмаган.

Төшәргә ике тукталыш кала, автобуста бер ир белән хатын яныма килеп бөтен автобуска: "Сез бит безнең яраткан җырчыбыз, түләмәгез, без сезнең өчен түләдек!" - диләр. Кирәкми, дим, хәзер безне каршы алалар дим дә бит... кулыма билет тоттырдылар...

Ул апа белән абыйны кем икәнен белмичә калдым... Сезнең изгелек бер атна башымнан чыкмый бит!!! Алланың рәхмәтләре яусын сезгә! Бәлки, сез минем инстадусларымдыр. Ходай сезне зурласын. Алла, менә хәзер рәхәт булып китте.

Автобустан төштек (кондуктор да булышты), каршы алдылар. Конкурста икенче урын алдык.

Сезнең белән дә булганы бармы шундый хәлләр??? Языгыз, дуслар", - дигән Гөлнара Габидуллина.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Жырчы....элбэттэ, матур янгырый.... Узган атнаны Эминэ бн конкурска ашыгабызОстановкага килеп життек...кая мин эйтэм акчамны проездга алдан ук эзерлэп куйым эле дип, сумканы ачсаамкошелек ойдэ башка сумкада онытылып калганХэзер нишлэргэ инде дим....кире кайтырга уземнем бн 2 сумкакостюмнарвакыт та кыса Безнен автобус килэ...утырдык...кондукторга эйтэм-,,Кошелек онытылып калган,безне муз.житэкчесе каршы ала,(ана шалтыраттым тиз генэ,баш эшли бит эле)акчасын ул бирер дим" Ярар,ярар диде инде...Ярый эле тел.ойдэ калмаган 2 остановка тошер алдыннан автобуста бер ирле хатын яныма килеп ботеен автобуска-"Сез бит безнен яраткан жырчыбызтулэмэгез ,без сезнен очен тулэдек!!"-дилэр.Кирэкми дим хэзер безне каршы алалар дим дэ бит...кулыма билет тоттырдылар.... Ул апа бн абыйны кем икэнен белмичэ калдым...Сезнен изгелек 1 атна башымнан чыкмы бит!!! АЛЛАНЫН РЭХМЭТЛЭРЕ ЯУСЫН СЕЗГЭ!!!!БЭЛКЕМ СЕЗ МИНЕМ ИНСТА-ДУСЛАРЫМ ДА ХОДАЙ СЕЗНЕ ЗУРЛАСЫН!!!Алла, менэ хэзер рэхэт булып китте Автобустан тоштек(кондуктор да булыштыкаршы алдыларКОНКУРСТА 2 УРЫН АЛДЫК Сезнен белэн дэ булганы бар мы шундый хэллэр??? Языгыз дуслар #будоньядаякшыкешелэрбар #рэхмэтсузе #жырчыбулуыдаяраптораикэн #голнарагабидуллина #ЭминэЙолдыз⭐

Публикация от Гульнара ГабидуллинаЖырчы (@gulbescheker1977)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100