Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ак Барс" клубы хоккейчысы Элвин Грейны "Татнефть-Арена" бозын ватуда гаепләде

«Ак Барс» «Северсталь»не 4:2 исәбе белән җиңде. Уеннан соң "Ак Барс" хоккейчысы Артем Лукоянов "Татнефть-Арена"дагы бозның сыйфатына зарланды.

news_top_970_100
"Ак Барс" клубы хоккейчысы Элвин Грейны "Татнефть-Арена" бозын ватуда гаепләде
«Хәзер бу бозда уйнап булмый, комда йөгереп йөргән кебек. Корреспондентлар аша боз сыйфаты өчен җаваплы кешеләргә җиткерәсе килә. Бәлки, сәбәп концертлардадыр. Кемгә әйтергә икәнен дә белмибез, болай уйнау мөмкин түгел", - диде Лукоянов. 

"Ак Барс"ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов та бозның сыйфаты начар булуга зарланды.

Бу уен алдыннан, 1 декабрьдә "Татнефть-Арена"да Элвин Грей концерты булуны искә алып, кайбер матбугат чаралары бозга зарар китерүдә җырчыны гаепләделәр. 

Шул ук вакытта "Северсталь" клубы бозның бәясенә иң югары бәя - "бишле" куйган. Социаль челтәрләрдә шушы фактка да игътибар иткәннәр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100