Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

4 яшьлек Арслан Сибгатуллин Максим Галкинны сүзсез калдырды

Интернет челтәрендәгеләрне “Священная война” җыры белән барысын да шаккатырган, Мәскәүнең Кызыл мәйданында Габдулла Тукай шигырен сөйләгән 4 яшьлек Арслан Сибгатуллин телевидениене дә яуларга булган. Күптән түгел генә аны “Беренче канал”да бара торган популяр “Лучше всех!” тапшыруында күрергә мөмкин булды.

news_top_970_100
4 яшьлек Арслан Сибгатуллин Максим Галкинны сүзсез калдырды

Тапшыруга нәни артист әнисе — Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Гүзәл Сибгатуллина белән килгән иде.

Тапшыру башында ук Арслан Максим Галкинны сүзсез калдырды диярлек. Исәнләшкәннән соң ул аңа: “Ә мин сезне телевизордан күргәнем бар”, - диде.

Максим Галкин да, бик җитди йөз ясап: “Сирәк очрак”, - дип җавап кайтарды. Нәни артист шунда ук: “Ә нишләп сезнең чәчләрегез хәзер башка төрле таралган”, дип сорап куймасынмы?! Зал  моны көтмәде булса кирәк, барысы да баланың эчкерсез соравыннан көлде һәм Арсланга кул чапты. Максим Галкин шул рәвешле бераз яшәрергә омтылуын әйтте.

Арслан Сибгатуллин исә Евгений Евтушенконың “Пришли иные времена...” шигыреннән “Но что же ты загоревал? Скажи — ты сам не воровал, не заводя учета, все это у кого-то?” дигән өзекне укып бирде.

Билгеле инде танылган алып баручы мондый баланы тәрбиялү өчен нәрсә эшләргә кирәк, дигән сорауны Арсланның әнисенә юллады.

“Балаларны яратырга, аларның нәрсә яхшы килеп чыкканын күреп, тиешле юнәлеш бирергә һәм шуның өстендә эшләргә кирәк”, - дип  яшь артистны тәрбияләү серләре белән бүлеште Гүзәл ханым.

Арслан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында "Путин булачакмын", дип әйткән иде. Ул әле дә шул теләгеннән кире кайтмаган икән. 

"Дүрт яшьтә шулай  җырлыйсың, егермедә нишләрсең инде дип сораганнан соң, Арслан Максим Галкинга да: "Путин булачакмын!”,- диде. Залдагы тамашачылар аңа гөрләтеп кул чапты.

Соңыннан исә нәни Арслан Шекспирның “Ромео һәм Джульетта”сыннан өзек укыды. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100