Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

149 баласы булган ата кешене күпхатынлылык өчен хөкем иткәннәр

61 яшьлек Винстон Блэкморның 24 хатыны булган, аларның кайберләре балигъ булмаган була.

news_top_970_100
149 баласы булган ата кешене күпхатынлылык өчен хөкем иткәннәр
Биш елга ирегеннән мәхрүм итү урынына, ирне өй сагында калдыралар һәм ул 150 сәгать җәмәгать эшендә эшләргә тиеш, дип яза  starhit.ru сайты. 

Канадада полигамия өчен хөкем итүнең бу беренче очрагы.
 
Блэкмор беренче тапкыр рәсми рәвештә 1975 елда өйләнә. Ул 24 хатын-кыз белән никахлаша, аларның тугызы 18 яшьтән кечерәк, ә бишесенә – 15 яшь була. Аның 149 баласы туа. Суд залында ирнең күп санлы туганнары да булган. Хөкем карары чыгарылгач алар шатланышып кочаклашканнар.


 
Ачыкланганча, Блэкмор аерым дини общинага (мормоннар) карый, анда кайчандыр күпхатынлылык рөхсәт ителгән була. Канадада рәсми рәвештә бер генә хатынга өйләнергә рөсхәт ителсә дә, Блэкмор моны җинаять дип санамаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100