Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Әтием һәрвакыт янымда йөргән кебек". Шәфәгать Салиховның кызыннан үзенчәлекле ролик

"Әтием һәрвакыт янымда йөргән кебек". Шәфәгать Салиховның кызыннан үзенчәлекле ролик

news_top_970_100
"Әтием һәрвакыт янымда йөргән кебек". Шәфәгать Салиховның кызыннан үзенчәлекле ролик
Шәфәгать Салиховның кызы Миләүшә архивтагы үзенчәлекле ролик - үзенең җырлаган видеосын керткән. 

"Сәлам, дуслар. Бүген менә шундый видео кертәм. Мин бик оялчан кыз, шуңа күрә беркайда да җырламыйм. Әти төртсә генә. Бу видеоны абыйның туенда төшергәннәр, рәхмәт, истәлеккә калды. Арткы планда әти дә минем өчен борчыла, минем белән җырлый. Бу җырны мин Татшуган авылында сабантуйда да җырладым. Бу җыр Татшуган авылына багышланган. Әти дә яздырган бу җырны. Вконтетеда да бар", - дип яза Миләүшә.

"Миләүшә дә Азнакай кызы. Безнең туган авыл турында", - дип тәкъдим итә Шәфәгать Салихов кызының җырын.

Роликтагы тагын бер үзенчәлек - аны төшергәндә кадр артында мышнап йоклаган тавыш ишетелә. Миләүшәдән йоклаучының кем икәнен белешкәннәр. "Әби", - дип язган Миләүшә.

"Акыллы кыз, әтиеңнең горурлыгы", - дип бәяләгәннәр Миләүшәне. 

"Әх, бу видеодагы икесе дә китеп бардылар", - дип язган Миләүшәнең танышы.

"Ирек мәйданы" газетасына Миләүшә тугызынчы сыйныфны әйбәт кенә бетерүен язган. "Гел әтидән һәм Аллаһы Тәгаләдән тел ачкычы сорадым. Минемчә, әтием булышты. Һәрвакыт янымда йөргән кебек. Аттестан алдым. Хәзер педагогика көллиятенең музыка факультетына керергә телим", - дигән ул.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Сәлам, дуслар  Бүген менә шундый видео кертәм Видеоархив. Мин бик оялчан кыз, шуңа күрә беркайда да җырламыйм Әти генә төртсә  Бу видеоны абыйның туенда төшергәннәр, рәхмәт, истәлеккә калды  Арткы планда әти дә минем өчен борчыла, минем белән җырлый Бу җырны мин Татшуган авылында сабантуйда да җырладым. Бу җыр Татшуган авылына багышланган. Әти дә яздырган бу җырны. „Вк"да бар (Листайте вправо ➡️)

Публикация от Салихова Миляуша (@salikhovamilausha)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100