Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Әтәч" дип тәнкыйтьләнгән Элвин Грейны Венера Ганиева яклый: "Бер артистны да болай кимсеткәннәре юк иде, алай ярамый!"

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева үзенең Инстаграм битендә Элвин Грей белән төшкән фотосын урнаштырды. "Бүген юбилейда җырладык. Бер фотом да юк иде, бәйләнмәгез", - дип язды ул фото астына. Әмма инстаграмчылар Элвин Грейга карата кимсетү сүзләре яза башлады. Моңа карата Венера Ганиева үз фикерен әйтте һәм Элвинны яклап чыкты.

news_top_970_100
"Әтәч" дип тәнкыйтьләнгән Элвин Грейны Венера Ганиева яклый: "Бер артистны да болай кимсеткәннәре юк иде, алай ярамый!"
"Артистлар арасында төрле мөнәсәбәтләр, бәхәсләр барлыкка килә. Минем Элвин Грей белән төшкән фото кемнедер рәнҗетер өчен төшү түгел, бары тик истәлекле юбилейда чыгыш ясаганнан соң фотомизгел! Интригалар күпертмәгез. Радик стильле, заманча киенә. Аранжировкалары шәп, харизмалы, үзенең индивидуальлеге бар. Заллар тула икән, димәк, ул тамашачыга кирәк!" - дип язган булган Венера Ганиева.


Әмма Элвин Грейга каршы әйтүчеләр табылган: "Минем белән маташмас" дип әйтеп булмый аны, Салават Зәкиевичның җырларын бозып җырлавы гына җитмәгән хәзер, Рәсим Низамовның да җырларын боза башлады. Минем фикерем шул, нормальный җырчы кеше җырын җырлап йөрми, тем более бозып. Яхшы җырчы икән, үз җырларын җырласын, кеше муенына атланып, җәннәткә кереп булмый ул. Грей үзен үзе "опустил" ул", "Әйе, ул әтәч! Мондый чәчне ир-ат үзенә ясатмас иде", - дип үртәп һәм тәнкыйтьләп язганнар.

Венера Ганиева исә тәнкыйтькә карата үз җавабын язган: "Инстаграм дуслар! Кешегә шайтан, дивана дип әйтмиләр бит! Бер артистны да болай кимсеткәннәре юк иде! Болай ярамый. Яшьләргә ничек җиткерәсең элекке җырларны? Радик башка буын җырчысы, башкача тәкьдим итә, яшьләр аны кабул итә! Бу начармыни?! Әлфия апа җырлаган җырларны хәзер барыбыз да яңа аранжировка ясатып җырлыйбыз, беркем дә җырламагыз ул җырны, аны әни җырлаган иде дип скандал куптармый. Киресенчә, элекке җырларны яңа буын җырчыларының җырларга хокуклары бар! Минем репертуардагы җырларны Динә Гарипова да, Эльмира Кәлимуллина да, башкалар да сорап җырлаганнары булды, мин тавыш куптармадым, халыкта барыбер беренче башкаручысы истә кала. Шуңа күрә борчылмагыз! Ашарга акча җитмиме, җырыңны алып җырласалар ачлыктан үләсеңме әллә?"


"Ни кызганыч, безнең татар халкында көнчелек күп. Радикның уңышларын күпләр күтәрә алмый. Җыр бит ул җырчыныкы түгел, композитор белән шагыйрьнеке. Төрле җырчы башкара ала!", "Мин үзем Радикка рәхмәтле. Улым татарча җырлар яратмый иде, Радикның татарча җырларын яратып тыңлый", "Радикның искитмәле матур ягы бар, бу язылган сүзләр аны аска төшерми, бары өскә, биеккә күтәрә. Радик җырласа телевизорда, без тын калып аны тыңлыйбыз", "Әнисенә мең рәхмәт, шундый талантлы бала үстергәне өчен!" - дип җавап яза язылучылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100