Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Җәннәт әниләр аягы астында". Инстаграмда әниләр көне

"Җәннәт әниләр аягы астында". Инстаграмда әниләр көне

news_top_970_100
"Җәннәт әниләр аягы астында". Инстаграмда әниләр көне
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ике пост урнаштырган. Берсендә аның әнисе фотосы һәм "җәннәт әниләр аяк астында" дигән хәдис. Икенчесендә ул Һади Такташның шигъри юлларын язган.

Ана - бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга:
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда!"


"Әни исән-сау булу бәхет бит ул!" - дип язган вице-премьер, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.


"Үзебезгә дә балалар үстерергә язсын!" дип тели Гөлназ Асаева.

 Рамилә Батырова әнисен шигъри юллар белән котлаган. 

 Әниләрне котлап башлыйм, 
 Бүген аткан таңнарны! 
 Ашыгыйк алар янына, 
 Бергә булыйк ялларны! 
 Фәрештәгә тиңләр идем, 
 Мин бөтен әниләрне!
Төн йокламый үстергәннәр, 
 Назлап без-нәниләрне!!! 
 Һәрбер әнине котлыймын, 
 Әниләр көне белән! 
 Хыялымда барчагызны, 
 Гөл-чәчәкләргә күмәм! 
 Озын булсын гомер юлы, 
 Ташламасын саулыклар! 
 Бары шатлык-куанычта, 
 Килсен иде картлыклар! 
 Бәйрәм белән кадерлеләр, 
 Сезгә изге теләкләр! 
 Сез бәхетле булган чакта, 
 Тыныч безнең йөрәкләр!!! 
 Әнием,башка Әниләр,булачак Әниләр бәйрәм белән!Безнең көн белән!


 Гөлназ Сираева әнисенә зур рәхмәтләрен җиткергән һәм "Син һәрвакыт минем йөрәгемдә!" - дип язган.

 Роберт Миңнуллин әнисе белән видео урнаштырган.

 Данир Сабиров ике әнисен дә котлаган.

 Нурзадә әниләргә багышлап язылган шигырь элеп куйган.

 Чәчкә әнисе белән төшкән фотоны куйган.
Чәчкә үз фотосын да урнаштырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100