Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Әле һаман да тыныч түгелмен". “Болгар кызлары” триосы солисты Айгөл Зәйнуллинаның балалары әниләре янына кайткан

“Болгар кызлары” триосы солисты Айгөл Зәйнуллинаның элекке ире балаларын урлау турындагы хәбәр бер ай дәвамында күпләргә тыңгы бирмәде. Балаларның әтисе суд карарын да тыңламады. Шулай да, мең шөкер, бүген Айгөл үзенең балалары белән бергә. Бу хакта ул үзенең Instagram челтәрендә хәбәр итте.

news_top_970_100
"Әле һаман да тыныч түгелмен". “Болгар кызлары” триосы солисты Айгөл Зәйнуллинаның балалары әниләре янына кайткан

Балалар, ниһаять, өйдә! Айгөл Зәйнуллина үзенең балалары белән бергә.

“Элекке ирем Тимур балаларны кичә Казанга алып килгән. Кече улым Әмирхан, миңа телефон аша хат язып, Казанда булуларын хәбәр итте. Ирем исә, шалтыратып, үзенең шартларын куя башлады. Кичә кич приставлар белән балаларны өйгә алып кайттык. Минем белән миңа ярдәм итүче дә килгән иде. Ул Казан шәһәренең кече һәм урта бизнес эшкуарларының һөнәри берлеге рәисе Сәхәбетдинов Руслан Дамир улы. Тимур аның күзенә газ балоны белән сиптерде. Ул пешү җәрәхәте белән хастаханәгә эләкте”, - дип сөйләде Айгөл.

Айгөл сүзләренчә, Тимур законның барлыгын аңламый. “Уен уйный, диярсең. Һаман да эшнең җитдилегенә төшенә алмый. Әле ул иректә. Штраф булыр дип уйлыйм. Шулай да кешелекле булып калырга кирәк бит. Аларның аралашуларына мин бер дә каршы түгел, ләкин алдан сөйләшергә кирәк”, - диде җырчы.

“Балалар белән булуыма мин бик шат. Әлбәттә, алар мине сагынганнар. Кызганыч, минем турында яхшы әйбер генә сөйләмәгәннәр кебек. Балаларның миңа каршы булуын сизәм. Әле һаман да тыныч түгелмен. Тимурдан нәрсә көтәргә дә белмим. Бары тик бер теләгем бар: балаларның уенчык булмавын аңласын иде. Бүген мин бәхетле, Аллаһка мең шөкер”, - диде җырчы.

Айгөл үзенең рәхмәт сүзләрен Казан шәһәренең кече һәм урта бизнес эшкуарларының һөнәри берлеге рәисе Сәхәбетдинов Руслан Дамир улына һәм Президент Аппаратына белдерә.

Без Айгөл өчен шатбыз. Гаилә тынычлыгы телибез сиңа, Айгөл!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100