Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Артур-Марат” төркеменең Маратына, авылга кайтып, тракторга утырырга кушканнар

Марат Галимов чактан гына тракторчы булмый калуы турында сөйләде.

news_top_970_100
 “Артур-Марат” төркеменең Маратына, авылга кайтып, тракторга утырырга кушканнар
“Казан егетләре”нең легендар беренче составы солисты, хәзер инде “Артур-Марат” дуэты вәкиле Марат Галимов - үҗәтлеге аркасында гына сәхнәдә калган кеше. Заманында аңа тракторга утырырга кушкан булганнар. Бу хакта Марат үзе сөйли:

- Мин 1995 елдан бирле сәхнәдә. Күп конкурсларда, күп фестивальләрдә катнашырга туры килде. Һәрвакыт, кайда барма, шул бер үк дулкынлану. Яшьләргә дә шуны әйтер идем: дулкынлану, курку бар дип кенә, хыялыңнан баш тартырга ярамый. Беркемне тыңламагыз. Ишетмәгез. Әгәр сәхнәгә чыгарга хыялыгыз бар икән, эшләгез, барысы да булачак.
1995 елда мин сәнгать буенча югары белем алырга килгән идем. Исемен әйтеп тормыйм, бер зур гына профессор янына кердем. Ул миңа: “Марат, кара әле, бар, Зәеңә кайт та, тракторда эшлә”, – диде. Ул мизгелдә бик авыр булса да, мин аның сүзенә игътибар бирмичә, яраткан эшемне эшләдем”, – диде Марат Галимов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100