Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ач төлкеләр балыкчылар янына килеп сыйланган - видео

Кыргый җәнлекләр кешеләрдән куркып калмаган, бәке янындагы балыкларны "чәлдергән".

news_top_970_100
Ач төлкеләр балыкчылар янына килеп сыйланган - видео

Ир-атлар снегоходларга утырып балыкка барган. Балык исен тоеп, елга буена төлкеләр җыелган. Кыргый җәнлекләр кешеләрдән курыкмыйча, балык ашарга тотынган. Бу урыннан кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.

Ир-атлар бозда бәкеләр ясап балык тота. Бәке тирәсендә кар өстендә тотылган балыклар ята. Бер мизгелдә елга буендагы куаклар арасыннан төлкеләр чыга башлый. Балыкчылар исә төлкеләрне куып җибәрми. Алар ач җәнлекләрне сыйлый.

Төлкеләр берәмләп килеп, боз өстендә яткан балыкларны эләктереп китә. Ач хайваннар кырыйгарак китеп, балык белән сыйлана. Берничә минут эчендә бирегә дүрт төлке килә. Видеога төшерә торган ир-ат якын килгәч тә, җәнлекләр китәргә ашыкмыйча, әйләнгәләп йөри.

«Колянның бәкесе иң тәмлесе», — дип шаярта балыкчыларның берсе. «Монда бер якалык төлке атарга була», — дип кызыга икенчесе. «Бер якалык кына түгел, бер тун чыга», — дип төзәтә тагын бер балыкчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100