Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зинира Рамазанова: “Балачакта проблемалы бала булдым”

Зинира белән аралашканда, елап та, көлеп та алдык. Зинира, иҗат кешесе буларак, эмоциональ һәм хисчән. Сөйләгәндә аның күзләре яшьләнә, ул арада ул бөтен йөзе белән балкып бәян итә башлый. Ризат белән аерылышканын сөйләгәндә, гомумән, мелодрама караган кебек булды. Әйтерсең лә ике дус кыз очрашкан да, берәр кино турында сөйләшеп утыралар. Иң мөһиме: белүебезчә, мелодрамаларның ахыры, гадәттә, бехетле була. Зинира белән Ризатка ихластан тигез тормыш телибез. Текст аркылы барлык хис-кичерешләрне дә җиткереп булмас. Шулай да тырышып карыйк.

news_top_970_100
Зинира Рамазанова: “Балачакта проблемалы бала булдым”

“Эшнең бер төре дә җиңел түгел”

- Зинира, нишләп татар эстрадасында Башкортстаннан килгән җырчылар күп икән?

- Бәлки безнең як кешеләренә моң, сәнгать ягыннан сәләт хастыр. Һәм бу җырчыларга гына кагылмый, биючеләрнең дә күбече Башкортстаннан.

- Киләсе җырлы сезон сезнең өчен ничәнчесе булачак?

- Татарстанда - дүртенче, Башкортстанда өченче сезоныбыз. Әкренләп эшләргә тырышабыз. Популяр җырчы булуны җиңел дип әйтеп булмый. Ә кемгә җиңел?! Әнием гомер буе мәктәптә укытучы булып эшләде, әти машина йөртүче булды. Эшнең бер төре дә җиңел түгел.

- Сез тиз арада популярлашып киттегезме?

- Юк, популяр булу безгә тиз генә килмәде. Утыз-кырык кешегә дә концерт куйганыбыз булды. Хәзер инде җырчы булгач, үз урыныбызны тотарга тырышабыз. 

Популяр дип, без Ризат белән аерым йөрмибез. Безнең тамашачы алдында ничек чыгыш ясавыбыз командабыздан да тора. Төркемебездә сез кем дә без кем дигән сүзләр юк. Без барыбыз да бертигез.

- Әти-әниеңнең сәламәтлеге ничек?

- Сәламәтлекләре чамалы инде. Әтинең бер кулы йөрми дисәң дә була, шуңа күрә Башкортстанга еш кайтып йөрибез. Быел хәтта печәнне дә сатып алырга туры килде.

- Эштә дә Ризат, өйдә дә Ризат... Өйдә талашсагыз, сәхнәгә чыккач, онытыламы?

- Әгәр дә без талашкан килеш сәхнәгә чыксак, тамашачы безнең арада булган салкынлыкны сизә. Тамашачыны алдап булмый! Ризатка да: “Әгәр өйдә талашсак, сәхнәгә чыгып, күзеңә карап, мәхәббәт турында җырлый алмыйм”, - дим. Аллам сакласын, арабызга хыянәт кенә керә күрмәсен. Соңыннан хыянәт турында гына җырлап басып торсам инде, Аллам сакласын. Шулай да без дә кеше, бер дә талашмыйбыз дип әйтә алмыйм. Ләкин шаярып, ничектер үзенчә майлап, барысын да оныттыра. Аннан соң бу өч көнлек кенә дөньяда талашып яшәү кемгә хаҗәт?!

“Ризат дәресләргә йөрми иде”

- Ризат белән өйләнешкәнче озак йөрдегезме?

- Юк, озак йөрмәдек. Дүрт ел дәвамында курсташлар булдык. Ул вакытта мин башка егет белән йөри идем. Күрешми идек дисәм дә ялгышмам, чөнки Ризат дәресләргә сирәк йөри иде. Ул без укыган вакытта Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләде. Егет кеше буларак акча эшләргә тырышты.

- Үзең укыганда эшли идеңме?

- Әйе, эшләдем. Кәгазь дә тараттым. Әле берсендә хәтерлим: эшләгәндә яңгыр койды гына. Бер атна урын өстендә яттым соңыннан. Кошелеклар да саттым. Аннан соң тырнак ясарга укыдым. Шул маникюр ясарга дип алынган өстәл Ризат белән безне якынайтты да.

- Сөйлә әле, кызык!

- Ризатның машинасы бар иде инде ул вакытта. Мин: “Әйдәле кибеткә барып кайтыйк”, - дигәч, Ризат каршы килмәде. Әле хәтерлим: такси акчасын сорады миннән! Хәзер кибеткә килгәч, Ризат сатучыларга: “Карагыз әле, без яшь гаилә. Менә өйләнештек кенә, безгә өстәл кирәк иде. Акчабыз әллә ни юк, ташлама ясамассызмы”, - дип, сатучылардан ташлама ясатты. Ул вакытны без әле йөрми идек. Ходайның Амин дигән чагына туры килгәндер, белмим.

- Ничек йөреп киттегез?

- Соңгы курста тагы да якынлашып киттек. Мин үзем, безнең курсташлар йөрсә дә, клубларга бармый идем. Ризат та андый “тусовка”ларны яратып бетерми. Кичләрен утырып сөйләшә, аралаша идек. Соңыннан Ризат көн дә институтка кадәр илтеп куеп, кире тулай торакка кайтарып куя башлады. Шулай итеп әкрен генә хисләр дә барлыкка килде.

- Укып бетергәч, нигә Башкортстанга кайтып китмәдең?

- Укулар тәмамлангач, туган ягыма кайтып китеп, Уфада калырмын дип уйлаган идем. Кайтып киткәнче, Ризат мине әниләре янына Сабага алып кайтырга булды. “Бәлки бергә булырга язмагандыр, күңелемдә калмасын”, - дип әниләре белән таныштырды. Бу мизгелләрдә без йөри идек инде. Мин кайткан көнне яңгыр яуды, ә алар бакча печәнен чапкан булганнар. Бер мәлне болар йөгерешә башладылар. Яңгыр килгәч, теге печәнне җыярга кирәк бит. Шулай итеп беренче кайтканда ук эшләтеп, миңа үзләренең бәяләрен бирделәр. “Эшләтеп алдыгыз”, - дип көлеп кенә искә алабыз хәзер.

- Шулай да аерылышу вакыты да килеп җитә. Сиңа өйгә кайтырга кирәк...

- Ризат миңа бернәрсә дә вәгъдә итми иде. “Менә мин сине шашып яратам”, - дигән сүзләр булмады. Бүгенгедәй тамак төбемдәге төерне, күңелемдәге бушлыкны хәтерлим. Кем белгән, бәлки башка күрешмәбез дә... Дипломны алгач, әниләр мине алырга килделәр. Ә ул көнне Ризат Чаллыда туй алып бара иде. Казаннан Башкортстанга Чаллы аркылы кайтасың. Хәзер Казаннан чыкканда, заправкада туктадык. Мин елыйм, Ризат елый. Кочаклаштык. Әни машинадан безгә карап елый. Әле һаман да күз каршында. Әти: “Чаллыга кадәр булса да, Ризатның машинасына утырып кайт”, - диде. Мин ике дә уйламыйча, утырдым. Шул чакны Ризат: “Әгәр дә хисләрем булса, кайтып алам”, - диде.

- Сөйлә инде... Туктама.

- Җәй айларында авылда булдым. Бер мәлне Ризат: “Әйдә Казанга кил, тулай торакта яшәп торырбыз. Син эшкә керерсең, мин дә эшләрмен. Бер-беребезне белербез”, - диде. Әлбәттә, әлеге тәкъдимгә әти белән әни каршы булды. Әтигә әйткәч, аның йөзе үк үзгәрде. Балага узып кайтсаң, нишләрбез, тегесе-монысы...Кыскасы, юк. Мин моны Ризатка әйттем. Ризат: “Ярар, никах укытабыз”, - диде дә, без өйләнештек.

- Бик тиз өйләнешкәч, авырлы дип уйладылармы?

- Әйе, “Сезнең берәр хәл бар мени? – диләр иде. Безнең йөрүебезне беркем дә белми иде бит. Йөкле дип сөйләгәч, без Ризат белән, кеше чәйнәмәсен дип, бер ел дәвамында бәби алып кайтмаска сөйләштек.

“Балачакта проблемалы бала булдым”

- Ничек үстең?

- Балачагым авыр үтте дип әйтә алмыйм. Авылда эшләп үстек. Хәзер генә ул өйләрдә газы да, суы да бар. Ә без үскәндә өйгә ун литрлы чиләк белән су алып кайта идек. Әле аның колонкасында су бетә, чишмәләр дә әз иде. Кыш көне алып кайтканда, таеп китеп, шул чиләктәге сулар белән бергә барып төшә идек. Без өч кыз, ләкин мин күбрәк малай булып үстем. Апам хатын-кыз эшләрен эшләсә, мин гел әти белән идем. “Газим малае утын яра”, - дип әйтәләр иде минем турыда.

- Зинира, балачакта еш авырып торгансың дип беләм. Бу сүзләр дөресме?

- Әйе, миңа өч ай булганда сепсис дигән авыру белән чирләдем. Үзебезчә әйтсәк, канның зарарлануы. Шуны дәвалыйбыз дип, табиблар миңа катетер куйганнар. Уфага баргач: “Балагыз үлә”, - дип фаразлаганнар. Туганнар да: “Үлсә, яхшырак булыр. Исән калса, гарип булачак”, - дигәннәр. Әни исә ышанган. “Бәхетле булса гына исән калсын”, - дигән ул. Минем әнинең апасы медсестра. Ул кергән дә, шул катетерның үлек җыеп ятканын күргән. Аны тартып алгач, кан сиптергән, үлек чыккан. Табибларны да гаеплисем килми, ләкин яхшырак карасалар, бәлки авырмаган да булыр идем. Бу очракта алар минем үлүемне уңай итеп күргәннәр.

- Соңыннан авырмадың?

- Юк, авырдым. Бронхит кирәгемне бирде генә. Хастаханәдән чыгам гына, тагын авырый башлыйм да кире ятам. Әле берсендә идән юучы апа: “Кызым, сине өйдә карамыйлармы әллә, гел хастаханәдә ятасың?!” - дигән иде. Әй, еладым шул мизгелне. Балачакта проблемалы бала булдым, бер сүз белән әйткәндә.

- Өйдән ничә яшьтә чыгып киттең?

- 14 яшь иде. Музыка училищесына укырга керергә теләдем. Ә анда укыр өчен, музыка мәктәбен тәмамларга кирәк. Шуңа күрә район үзәгенә күчәргә туры килде. Андагы мәктәптә укыдым. Өйгә ике-өч атнага бер кайта идем. Район үзәгендә русча сөйләргә кирәк иде, ә мин ләм-мим. Ул вакытны телефоннар да юк иде. Әни белән хат алыштык.

- Казанга ничек килеп эләктең?

- Музыка училищесын тәмамлагач, укытучыларымның берсе: “Уфада калма, Казанга бар”, - дип киңәш иткән иде. Мин аңа рәхмәтле! Әти-әниләрем дә бер дә каршы булмадылар.

“Айгизә әти кызы”

- Зинира, Ризат белән бүген Айгизә исемле кыз үстерәсез. Кайчан икенчесен алып кайтасың?

- Булыр, Аллаһ боерса. Ризат белән, өйләнешкәч, тулай торакта яшәдек. Ул бүлмәдә ике ел яшәдек, соңыннан ипотекага фатир алдык. Шуңа күрә ашыгып бала алып кайтмадык. Өч кыз үскәч, мин, әлбәттә, икенчесен дә телим. Айгизәгә дә иптәш кирәк.

- Кызыгызны иркәлисезме?

- Булгалыйдыр. Гаиләдә мин кырысрак, Ризат йомшаграк. Әле берсендә ипи-сөтлек акча калды, ә кызыбыз Айгизә курчак сорый. Ризат шуны сатып алып бирде. Кыскасы, Айгизә - әти кызы.

- Гастрольләргә чыгып киткәч, Айгизә кем белән кала?

- Ризатның сеңлесе карашты, аңа рәхмәтлебез. Аңа хәзер егерме ике, шәхси тормышын җайларга кирәк. Киләсе елга няня алырбыз дип уйлыйбыз.

- Сезнең гаиләдә кем баш?

- Баш кеше бар микән ул?! Ризатның, өстәлгә сугып: “Мин!” – дигәне юк. Ләкин ирне ир итә белергә кирәк. Руслар “за мужем”, ди бит. Кияүдә булгач, дивар артында булган кебек хис итәргә кирәк үзеңне. Аллаһка мең шөкер, Ризат миңа үземне чын хатын-кыз буларак хис итәргә ирек бирә. “Болай эшлә, тегеләй эшлә. Мин шулай әйттем”, - дип боерыклар биреп йөрми.

- Акча өчен кем җаваплы?

- Безнең өйдә акча куя торган бер урын бар. Бергә чутлап куябыз. Алганда: “Менә шуңа кирәк”, - дип алабыз.

- Ипилек кенә акча калган иде, дидең. Андый чаклар да буламы?

- Була, әлбәттә. Бар да кешеләрчә, Аллаһка шөкер. Рестораннарда гына ашап йөргәнем юк. Череп баеп яшәмибез. Акча булса, әни-әтиләргә ярдәм итәргә тырышабыз. Без бай кешеләр түгел. “Ризат-Зинира” исемен үзебез эшләп алдык. Безне арттан этеп торучы бай кешеләр булмады. Әле безнең эшебезне үзең беләсең. Җырчы буларак популяр булып өчен, күпме акча кирәк. Ярый әле Айдар абый Тимербаев бар. Күп җырчылар каян җыр табарга белмиләр, ә Айдар абый безгә язып тора. Һәм, әлбәттә, мөмкинлекләре булганда, әти-әниләр дә ярдәм иттеләр.

- Күп кирәкме?

- Үзең аңла: никадәр генә матур җырласаң да, акчаң булмаса, танылып китеп булмый. Тегесенә кирәк, монысына кирәк! Клибын төшерергә, ротациясенә түләргә кирәк…Анда санап китсәң, акыллым. Һәр җырга ротация кирәк. Уйлап кына карыйк, ничә еллар дәвамында сатылып барган шоколадларга да, машиналарга да реклама биреп торалар. Бер яктан карасаң, аларның бар икәнен болай да беләбез бит. Ләкин реклама барыбер кирәк. Әле гастрольләр вакытында төркемебезне кайдадыр кундырырга, аларны ашатырга кирәк.

- Хәзер иреннәрне ясаталар, кызлар пластика ясатып туймый.

- Ул хәзер модада. Элек нечкә кашлар модада булган, хәзер исә кешеләр ирен, керфек, күкрәк ясата. Моның бернәрсәсе дә юк. Аннан соң аңларга кирәк: сәхнә матурлыкны ярата. Әгәр дә җырчы бизәнмәгән килеш сәхнәгә чыкса, тамашачыга бер дә ошамаячак. Кешегә ничек ошый, шулай эшләсен. Җырчы кеше буларак миңа мине тамашачының яратуы мөһим.

- Синең турында начар сүзләр язучыларга нәрсә диярсең?

- Барысына да ошарга тырышмыйм. Бөтен кешене дә җылытырга мин бит кояш түгел. Кешегә ничек кенә ярарга тырышсаң да, сине яратмаганы барыбер берәр кимчелегеңне таба. Әгәр дә сине яраталар икән, хет нинди кыяфәттә бул, шундый буларак кабул итәчәк. Ассызыклап әйтәм: бөтен кешене дә җылытырга без кояш түгел!

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 13 июль 2022
    Исемсез
    Бик матур пар!! Яратам үзләрен. Зинира хатын - кыз буларак бер дә ирен узып сөйләми! Күзенә карап ул әйтеп бетергәч кенә бер ике сүз өстәп куярга мөмкин.Бик тәртипле, итагатьле.
  • 13 июль 2022
    Исемсез
    Байлыкнын нэрсэ икэнен анламыйлар эле.
  • 28 апрель 2022
    Исемсез
    Матур парлар Бик яратам узлерен
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100