Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь җырчы Хәким: “Кызлар күп, буш вакытым гына юк”

Безнеңчә, әгәр дә җырчы сәхнәдә үз исемен булдырырга уйлаган икән, аның билгеле бер образы булырга тиеш. Инде халыкка җырчы булып танылган шәхеснең образын кабатлау дөрес түгел. Татар эстрадасында танылып килүче җырчы Хәкимнең җырлау стиле беркемнекенә дә охшамаган. Аның җырлау рәвеше дә, сәхнәдә үз-үзен тотышы да, бию хәрәкәтләре дә үзгә. Әлеге ягы белән ул кызык та. “Интертат” хәбәрчесе Хәкимнең үзе белән аралашып алды.

news_top_970_100
Яшь җырчы Хәким: “Кызлар күп, буш вакытым гына юк”
“Татар эстрадасы белән кызыксынмый да идем”

Хәкимнең татар телен белмәве яшерен әйбер түгел. Үзе биргән интервьюларының күбесендә ул татарча сөйләсә дә, хаталанмыйча калмый. Минем белән аралашканда да татар телен кулланмады да диярлек. Ярый, белмәү – оят түгел, белергә теләмәү – оят, диләр бездә. Ә Хәким татар телен өйрәнүне үзенә максат итеп куйган икән инде.

- Хәким, татар телендәге соңгы укыган китабың нинди?

- Галимҗан Ибраһимовның “Казак кызы” әсәрен укыдым. Укыган һәрбер сүзне аңларга тырышам. Татар телен белми дип тәнкыйтьлиләр, һәм алар хаклы да. Шулай да мин татар телен өйрәнүне үземә максат итеп куйдым, ә максатларыма мин ирешергә яратам.



- Сайлаган әсәрең җиңелләрдән түгел. Аның мәгънәсенә ничек төшенәсең?

- Бу сорауда миңа Гүзәлия (Гүзәлия – продюсер, җырчы – ред.) ярдәм итә. Бу китапны миңа Гүзәлия ачулы чагында бирде. Татарча белмәвем аңа да ошап бетми. “Мә, укы”, - дип кулына эләккән беренче китапны тоттырды. 

- Татар телен белмичә җырлау үзеңә комаучалыймы?

- Музыканың теле юк дип уйлыйм. Эмоцияләрем аша тыңлаучыга нәрсә турында җырлавымны аңлатырга тырышам. Шулай да татар телен белү кирәк, бу көннәрдә укытучы белән бергә эшли башларга планлаштырабыз. Нәрсә турында җырлаганын аңламаган җырчыларны яратмыйм, шуңа күрә үзем һәрбер җырга җитди карыйм.

- Тамашачылар арасында татарча җырлап та, татар телен белмәгән җырчыларга карата билгеле бер фикер яши. Әлбәттә, андыйларны яратып бетермиләр, төрле сүзләр сөйлиләр. Бу күренешкә карашың нинди?

- Татар тамашачысы миннән татар моңын көтәдер. Ул булмаячак, чөнки минем стилем башка. Өстәвенә мин татарча гына җырламыйм. Нәкъ менә шушы сәбәп аркасында мине аңлап бетермәүчеләр дә бардыр. Ләкин, Аллага шөкер, даими тыңлаучыларыбыз көннән-көн арта.

- Татар сәхнәсендә син әле бер ел гына, ә үзенә 27 яшь. Кайда йөрдең бу гомер, нишләп әлеге яшеңдә генә сәхнәгә күтәрелергә булдың?

- Татар шоу-бизнесына мине кирәкле кешеләр белән танышу китерде. Җыр белән унөч яшемнән бирле шөгыльләнәм. Рестораннарда җырлый идем. “Новая волна”, “Голос” кебек дөньякүләм бәйгеләрдә катнаштым. Ә татар эстрадасы белән мине якынрак Гүзәлия таныштырды.



- Әллә Гүзәлия белән танышканчы татар сәхнәсендә җырлау планда да юк идеме?

- Хәзер дә юк ул, нәкъ менә татар эстрадасында гына эшләячәкмен дип әйтә алмыйм. Миңа татар эстрадасы кызык түгел иде, Айдар Галимов белән Салават абыйны гына белә идем. Аларның җырларын әни тыңларга ярата, шуңа күрә аларны белмичә булмый.

“Радик белән исәнләшкәнебез дә юк”

- Әйтеп киткәнеңчә, Гүзәлия белән танышу сине татар эстрадасы сәхнәсенә китерде. Әлеге танышу ничек булды, сөйләп үтче.

- Без интернетта таныштык. Гүзәлия, “Вконтакте” челтәрендәге битемә кереп, безнең уртак танышыбыз Артур Җәмәлетдинов язган җыр белән танышкан. Ул вакытны әле мин туган шәһәрем Әлмәттә яши идем. Гүзәлиянең җырчы икәнен мин белми идем. Ул миңа хат рәвешендә: “Матур җырлыйсың”, - дип язып җибәрде. Соңыннан: “Әйдә сиңа җыр язабыз” , - диде. Гүзәлия кәефе яхшы булганга шулай язгандыр, чөнки аның җырчыларга җыр тәкъдим итеп йөргәнен күргәнем юк. Миңа “повезло”.

- Гүзәлия белән Элвин Грей арасындагы низаг турында белә идеңме?

- Әйе, миңа бу хакта сөйләгәннәре бар иде, ләкин миңа аларның арасында нәрсә булуы бер дә кызык түгел.



- Гүзәлиянең менә шушындый начар тәҗрибәсе бар, уйла дип кисәтүчеләр булдымы?

- Булды, әлбәттә, ләкин алар мине куркыта алмадылар. Мин имеш-мимешләргә ышанучы кеше түгел. Бары тик үз күзләремә һәм колакларыма гына ышанам.

- Гүзәлия үзен хаклы итеп сөйләгәндер...

- Минем әллә ни төпченеп сораганым да булмады. Гүзәлия миңа кайсы урында гаепле булуын үзе сөйләде. Мәсәлән, шушы хәл башлангач, ул үзенең якын кешеләреннән ярдәм сораган, һәм, әлбәттә, әлеге кешеләр дә бәхәс барышында билгеле бер роль уйнаганнар. Бу адым дөрес булмаган, Гүзәлия дә моның белән килешә.

- Сезнең арада да шундый хәл булыр дип уйламыйсыңмы?

- Юк, без контракт буенча эшлибез.Әлеге рәсми документта һәр пункт аңлатылып язылган, шуңа күрә безнең арада аңлашылмаучанлыклар юк.

- Син үзең Радик белән аралашасыңмы?

- Юк, без аралашмыйбыз. Ул, Гүзәлия янына килеп исәнләшкәндә, мине күрмәмешкә салыша.

- Гүзәлия синнән продюсер буларак акчаны күпләп сорыймы?

- Моны без икәү генә беләбез. Продюсерлар да төрле була. Кыскасы, акча без дә бер бакча, дисәк, дөрес булыр.


“Киемнәргә акча күп бетерәм”

- Синең сәхнәдәге образың күңел хәләтеңә туры киләме?

- Әйе, миңа киясем кимәгән киемне берничек тә кидертеп булмый. Тормышта да, сәхнәдә дә мин бер үк.

- Бию хәрәкәтләрең дә, сәхнәдә үз-үзеңне тотышың да үзгә. Башкалардан аерылып тору өчен үзеңне сәхнәдә шулай тотасыңмы?

- Бию белән мин күп еллар шөгыльләндем. Музыканы ничек тоям, шулай биим һәм җырлыйм. Боларның берсен дә аерылып торыйм дигән максат белән эшләмим. Сәхнәдә бары тик үзем булып калам.

- Концертларның берсендә син “кожанка”да сәхнәгә чыккан идең. Сәхнә киемнәрен гади кибетләрдән аласыңмы?

 - Гади магазиннардан дип, алай ук түгел инде. Мәсәлән, шул “косуха”ны без миңа дип кенә тектердек. Аның бәясе дә арзан түгел иде. Өстәвенә аның берничә җирендә Хәким дип язылган. Кайдан сатып аласың ди инде андыйны?!



- Акча кайдан аласың? 

- Эшлибез бит, тырышабыз. Киемнәргә акча күп бетерәм, яшермим. Бүген бары тик җыр белән генә ашатам үземне.

- Киемнәргә күп акча бетерәм, дисең. Күпме соң ул?

- Мәсәлән, аяк киемемне ун меңгә алдым. Санап тору артык булыр, шуны гына әйтим: кием алырга яратам. Минем кебекләр турында “шопоголик” диләр.

- Әллә әти-әниләрең бай кешеләрме?

- Юк, алар, гомумән, хәзер пенсиядә. Әти шофер булып, әни библиотекада эшләде. Бай гаиләдә үсмәдем.



- Нинди машинада йөрисең?Квартираң бармы?

- Әлегә “KIA Rio” машинасында йөрим. Әлмәттә фатирым бар, бу арада Казанда да алырга планлаштырам. Әлегә “снимать” итеп яшим.

- Белемең буенча син кем?

- “Инженер-технолог”, тик мин белемем буенча беркайчан да эшләмәдем.
“Кызлар күп, ләкин вакыт юк”
- Син көн саен Гүзәлия белән. Киемнәрне дә бергә аласыз дип беләм. Йөргән кызың көнләшмиме?

- Бүген шәхси тормышыма вакыт юк. Беренче урында минем өчен эшем, карьера тора.Ә Гүзәлия турыдан-туры мине эшем, шуңа күрә без гел бергә.



- Димәк, синең йөргән кызың юк?

- Юк, әлегә мин ялгыз. Кызларга игътибар, акча кирәк. Буш вакыт табу җиңел бирелми, акчам да ташып тормый. Көнләшү нигезендә талашулар да барлыкка киләчәк, әлегә миңа бу проблемалар кирәкми. Кызлар белән танышсам да, шул ук вакыт кисәтеп куям: мин беренче чиратта җырчы.

- Сине ошаткан кызлар күпме?

- Әйе, кызлар күп. Күбесе ошый, кайвакыт хәтта күзләрем дә “йөгерешә”. Вакыт кына җитеп бетми.

- Нинди кызлар сиңа ошый?
- Минем йөргән кызымның музыкага, киемгә карата “вкусы” яхшы булырга тиеш. Ашарга пешерә белсә, тагы да әйбәт булыр иде. Кыяфәтенә килгәндә, көнчыгыш кызларын үз итәм.

- Кайчан өйләнергә уйлыйсың?

- Гаиләне “тартыр” өчен акча кирәк, ә мин әлегә гаилә башлыгы булырга әзер түгел. Хатыным һәм балаларым “достаток”та яшәргә тиешләр. Мәсәлән, хатынымның салонга йөрүенә бер дә каршы килмәячәкмен. Минем янымда чибәр ханым басып торырга тиеш.

- Моңа кадәр йөргән кызың бар идеме?

- Әйе, ике ел дәвамында рус кызы белән йөрдем. Алга таба, тормыш алып барыр өчен бары тик татар кызын гына эзлим.



Нәтиҗә ясап, шуны язасым килә: бер сәгать әңгәмә барышында Хәким белән рус телендә аралаштык. Очрашуыбызның ахырында Хәким белән, чамасы белән әйткәндә, бер елдан соң бары тик татарча гына аралашырга сүз куештык. Хәким, дустым, вакыт китте. Татар телен өйрәнүдә сиңа зур уңышлар теләп калам.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100