Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Яңа ел солянкасы": Чулпан Йосыпова сорап кул чаптыра, Илсөя Бәдретдиновага аноним чәчәк, Салават Миңнеханов беләр Артур Минһаҗев ялгыз җырлый башлаган

2018 елга нәтиҗәләр ясар вакыт килеп җитте. Барыбыз да диярлек узып баручы елда нинди үзгәрешләр булуын, нинди игелекләр яисә ялгышлар эшләве турында уйлана. Бераз гына булса да, үземне Яңа ел бәйрәме җитүенә ышандырып, “Яңа ел солянкасы”на барып кайтыйм әле, дидем.

news_top_970_100
"Яңа ел солянкасы": Чулпан Йосыпова сорап кул чаптыра, Илсөя Бәдретдиновага аноним чәчәк, Салават Миңнеханов беләр Артур Минһаҗев ялгыз җырлый башлаган

Яңа ел килүе сизеләме?

Концертның исеме “Яңа ел солянкасы” дип аталмаса, тамашаның Яңа елга багышланганын аңламас идем дә кебек.

Концертны Алинә Әхмәтшина башлаган иде. Мин үзем әлеге җырчыны беләм, ләкин янымда утыручы ханым җырчы кызны белмәгәнлектән, Интернетта Алинәнең кем булуын эзли башлады. Җырчы башкарган җыр миңа әллә ни таныш булмагач, мин әлеге ханымга ярдәм итәргә булдым. Ничек тә булса сөйләшеп тә китәргә кирәк иде бит. Җае чыккач, “Яңа ел килүе сизеләме соң?” – дип сорадым. Апа: “Юк”, - дип җавап кайтарды. Концертка бәйрәм рухы эзләп килгән дип аңладым.

Алып баручылар “чүттән” генә ярты юлда туктап калмадылар

Язманың башында “Яңа ел солянкасы” булуын аңламас идем, дигән идем бит, шуңа кире әйләнеп кайтыйк әле. “Барс медиа” компаниясе үткәргән концертларда һаман шул ук җырчылар катнаша. Алып баручылар үзләре һәм алар укыган укыган текстлар гына үзгәрә. “Яңа ел солянкасы”н исә Айваз Садыров, Рамил Шәрәфиев, Айсылу Лерон һәм Гүзәл Зиатдинова алып барды. Алып баручылар ошап бетмәде. Айваз булмаса, ярты юлда туктап калырлар иде төсле.

Айвазның сөйләве дә, сәхнәдә үз-үзен тотышы да башка. Калган коллегалары бертөрле итеп сөйли, соңгы иҗекләре күктә эләгеп кала.

Шаярулары да, төрттерүләре дә кызык булмады дип әйтеп булмый. Монысы өчен сценаристка рәхмәт.

Менә, шаяруларның берничәсе. Айваздан экономия кагыйдәләре:

- ширбәт аена хатыныгызны алмасагыз, сәяхәтегез 50%ка отышлырак булачак;

шампуньга күп акча китә дип зарлансагыз, чәчегезне пеләшкә алдырыгыз.

Алып баручылар, гадәттәгечә, тамашачыга анкета тутыртып, халык арасыннан өч бәхетле кеше таптылар. Әлеге өч тамашачыга концертларга чакыру билетлары бирелде.

Җырның кул чаба торган җире кайчан?

Җырчыларның күбесенә хас булган сыйфат – алкышларны сорап алу. Мәсәлән, Чулпан Йосыпова үзенең җырын башкарганда: “Җырның кул чаба торган җире”, - дип тамашачыны кул чаптыртты. Җырчыларның берничәсе җырлаганда кул чаба башлый да, аларга кушылып зал алкышлый. Кызык күренеш бу! Иң мөһиме – халык кул чаба! Ул бер дә ялкау түгел.

Гүзәлем ирен сәхнә артыннан карап торды

Салават Миннехановны хатыны Гүзәлемнән башка күз алдына китереп тә булмый. Тик “Яңа ел солянкасы”нда Салават ялгызы гына җырлады. Гүзәлем исә иренең чыгышын сәхнә артыннан гына карады. Билгеле булганча, Гүзәлем бәби көтә.

Салават үзе сәхнәгә чыкканчы, сәхнә уртасына урындык куйдылар. Ул урындыкның нәрсәгә кирәк булуына төшенеп булмады.

Икенче үзенчәлекле ягы – Салаватның эшләпә киюе иде. Үзенчәлекле дип, бу алым кабатланмас түгел. Мәсәлән, Мөнир Рахмаев белән Асаф Вәлиевны эшләпәсез күз алдына да китереп булмый. Салават та шулар рәтенә керергә омтыла инде әллә?!

Илшат Хәмәдиевнең кызы әтисен танымады

Сәхнәгә Чаллы егете Илшат Хәмәдиевне дәштеләр. Чыгышы ахырында җырчының кызы сәхнәгә чыкты. Аның максаты – әтисенә чәчәк бүләк итү. Тик кызчык сәхнәгә чыккач, чәчәген әтисенә түгел, ә алып баручы Рамил Шәрәфиевкә бүләк итәргә булды. Илшат кызын үзе янына никадәр чакырса да, кызы аңа борылып та карамады. Рамил, гомумән, сүзсез калды. Илшат аңа: “Без синең белән яңадан сөйләшербез”, - дип әйтте.

Ризат белән Зинира Рамазановлар халыкны үбештерә

Тамашачы белән чыгыш барышында аралашкан җырычылар бар. Җырчылар, гадәттә, мәзәк яисә берәр тарих сөйли. Ә менә Ризат белән Зинира Рамазановлар тамашачы белән уен уйнап алды. Алар үбешү турында җыр җырладылар.

Залдагы бер парны - Марат әфәнде белән хатынын бастырдылар да, үбешеп күрсәтүләрен сорадылар. Әгәр дә җыр барышында, җырчылар сораганда басып үбешәләр икән, киләсе елда узачак Зинира белән Ризатның концертларына алар бушлай барачаклар, ягъни аларга чакыру билеты биреләчәк. Марат абый бер дә каршы булмады. Зинира белән Ризатның: “Марат абыый”, - дип кычкыруы булды, Марат абый үзенең хатыны белән торып үбеште.

“Сез Instagramга языгыз, билет бирербез”, - диде җырчылар.

Илсөя Бәдретдиновага “аноним” чәчәк бүләк итте

Сәхнәгә Илсөя Бәдретдинованы чакырдылар. Чыгышы ахырында бер кыз аңа зур чәчәк бәйләме тоттырды. Илсөя: “Кемнән?” – дип сорады, кыз исә: “Әйтмим”, - дип җавап кайтарды. Концертларда Илсөягә һәрвакытта да чәчәк бәйләмнәре бүләк итәләр, бу - гадәти күренеш.

Шулай да сорау барлыкка килә: нигә “поклонник” концертны карарга үзе килмәгән, ә бүләген кеше аша җибәргән?

Хөрмәтле җырчылар, сөйләсәгез, сүзләрегез аңлаешлы булсын иде!

Бәйрәм килеп җитә дигән фикерне искә төшерүче тагын бер күренеш – ул җырчыларның сәхнәдән тамашачысына яудырган теләкләре. Ләкин Яңа ел белән дигән теләкләреннән башка бүтән бернәрсә дә аңлашылмый иде. Бу очракта шелтәне тавыш операторына белдерергә кирәктер. Сөйләгәнен ишетәсең икән, кыс бераз гына музыкасын, котласын инде җырчы тамашачысын. Теләкләрне барыбыз да кабул итәргә яратабыз бит!

Әле җырчылар фонограммага җырлаганда да, нәрсәдер сөйли башлыйлар, ә микрофон кушылмаган. Мәсәлән, Зинира белән Ризат Рамазановлар сәхнәдә булганда, нәкъ шулай булды. Бигрәк күңелсез булып китә.

Хәмдүнә Тимергалиева белән сөйләшеп утырганда, аның энесе Илһам: “Хәмдүнә апа, хәлләрең ничек? Тавышың бармы?”- дип сорады. Легендабыз: “Хәлем яхшы. Әле бүген Гадел утыра, кирәк булса, ярдәм итәр”, - диде. Аңлавымча, Гадел дип ул, Гадел Хамзинны әйткәндер. Ул - тавыш операторы. Концерт башланганчы, мин аны күргән идем. Димәк, пульт артында ул булган. Тавыш өчен ул җаваплы дип аңладым, ялгышкан булсам, гафу итсен!

Тик Хәмдүнә апага ярдәм кирәкмәде. Беренче җырын, гомумән, “плюска” җырлады. Энекәше белән җырлагангадыр дип уйлыйм, чөнки соңгы ике җырын ялгыз һәм үзе башкарды. Ә менә башка җырчыларга тавыш операторының ярдәме кирәк иде. Тик ул аларга ярдәм итә алмады!

Яңа тавышлар, сез кайда?

Сәхнә артына кергәч, күзем программага төшә. Бүген кемнәр җырлар микән? Һәрвакыттагыча шул ук исем-фамилияләр. Әйтик, кайсыбер салатка салынган ингридиентларның урынын бутасаң, салат барыбер шундый булып чыгачак. Менә монда да шул ук хәл! Кирәге чыгар дип, программаны төшереп алдым. Һәм берничә тапкыр: “Хәзер кем чыгар икән?” – дигән сорау белән фотоны карадым. Программа буенча бармады концерт, кыскасы. Менә шул чыга дип уйлаганда, башка җырчы сәхнәгә чыкты.

Берничә ел элек яңа җырчылар, мәсәлән, Рамил Айметдинов яисә Фәрит Низамиев чыкканда, кызыграк иде кебек. Хәзер исә шул ук бер тавышлар һәм җырлар. “Татар җыры” фестивалендә дә шул ук җырчылар, солянкаларда да “пащти” шулар ук.

Хәтерлисез микән: “Йолдызлар фабрикасы” дигән музыкаль проект бар иде. Нишләп ул хәзер юк? Әлеге проект кысаларында 2004 елда башлап, 2008 елга кадәр күпме яңа җырчы тәкъдим ителде. Мәсәлән, “Яңа ел солянкасы”нда Ландыш, Салават Миннеханов катнашкан иде. Алар икесе дә “Йолдызлар фабрикасы”ның чыгарылышлары. Алар популяр. Ләкин һаман шул ук тавышлар!

Бу фикеремне янымдагы әңгәмәдәшемә әйттем. Ул: “Сиңа гына шулай тоела ул. Концертларга еш йөрисең бит. Ә монда утыручылар ярты елга бер киләләр”, - диде. Шул вакытны бер җөмлә исемә төште: “Күрмәгән саен, сагындыра; күргән саен туйдыра”. Әлеге җөмлә белән әллә ни килешеп бетми идем. Хәзер менә уйланып йөргән чагым.

““Артур-Марат” дуэты “распался”?”

Шулай да яңалык була алырдай ике чыгыш булды. Беренчесе, Ландыш белән Нәфкать Нигъматуллинның “Сөю уты кабыздың” дуэты һәм “Артур – Марат” төркеменең солисты Артур Минһаҗевнең ялгыз гына җырлавы.

Янымдагы әлеге дә баягы ханым шундый җитез. Артурның чыгуы булды – “Артур-Марат” дүэты “распался” (таркалды - ред.) дип Интернеттан эзли башлады. Эзләде-эзләде, таба алмады. Чыннан да әлеге таркалу турында Интернетта бер мәгълүмат та юк. Узган “Татар җыры” фестивалендә генә берничә сүз әйтелгән иде. Мин ханымга: “Без, ачыклык кертеп, язып чыгарырбыз”, - дидем. Вәгъдә биргәч, үтисе булыр.

Ландыш белән Нәфкать Нигъматуллин дуэтын тамашачы беренче тапкыр “Яңа ел солянкасы”нда ишетте. Нәфкать абыйның Ландышка чәчәк бүләк итүе чыгышларын тагы да ямьләндерде. “Ландыш кебек яшь җырчылар белән җырлау рәхәт”, - дип, җырчы кызны сәхнә артына озатты Нәфкать абый.

Яңа елда яңа тавышлар көтелсен иде

“Яңа ел солянкасы”нда да салатлар турында шаярттылар, нинди бүләк алырга кирәк икәнен билгеләделәр. Бүләк дигәннән, аның төрләре дә бар икән. Үз кулың белән эшләнгән бүләк һәм сатып алынган бүләк. Ләкин, баксаң, алар икесе дә бер төргә керә икән бит. Бүләкне сатып алу өчен акча кирәк. Ә акчаны син үзеңнең кулларың белән эшләп аласың, ягъни сатып алынган бүләкне дә үз кулларың белән ясыйсың булып чыга.

"Барс медиа" яңа 2019 елда тамашачыга нәрсә әзерләде микән? Нинди низаглар көтә безне, нинди интригалар? Ни өчендер күңел яңалык тели. Яңа тавышлар, яңа үрләр! Кыскасы, алга һәм алга! Якынлашып килүче бәйрәмнәр белән барыбызны да!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100