Яңа алып баручылар, Динә Гәрәеваны ачуландырган сорау, Иркә пенсия турында уйлана: "Татар җыры"нда безне ниләр көтә?

5 декабрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Динә ЙОСЫПОВА
Фото: Салават Камалетдинов
Халыкара “Татар җыры” эстрада фестивале 22 декабрьдә “Пирамида” концертлар залында быел унтугызынчы тапкыр узачак. Татар эстрадасы җырчыларының иҗатына нәтиҗә ясый торган фестиваль тамашачыларны ниләр белән шаккаттырачак? “Интертат” фестивальгә багышланган пресс-конференциядә яңгыраган иң кызыклы фикерләрне тәкъдим итә.
“Татар җыры” фестивале якынлаша яки махсус сыннарны кемнәр алачак?

“Барс-Медиа” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан оештырыла торган фестиваль татар эстрадасы җырчыларының иҗатына еллык нәтиҗә. Җырчыларның уңышларын бәяләп, аларга “Алтын Барс” премиясе тапшырыла.

“Татар җыры”ның режиссеры – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы, XIX халыкара “Татар җыры” эстрада фестиваленең режиссеры Максим Скалозубов. Сценарий авторлары – Татарстанның атказанган артисты, фестивальнең алып баручысы Гөлназ Сәфәрова һәм “Татар радио”сының алып баручысы Рамил Шәрәфиев. Командага быел яңа стилист Ләйсән Усманова кушылган. Алып баручыларның, башкаручыларның образлары Ләйсән Усманованың карамагында булачак.


Быел “Татар җыры” фестивалендә 26 номинант. 

“Аларның исемнәре билгеле. Без моннан интрига да, сер дә ясап ятмыйбыз, әмма кемнең нинди номинациядә җиңү яулаганы 22 декабрьдә билгеле булачак. Һәр номинантка елдагыча “Алтын Барс” сыны тапшырылачак”, - диде “Барс-Медиа” концерт агентлыгы җитәкчесе, XIX халыкара “Татар җыры” эстрада фестиваленең башкарма директоры Алсу Кәлимуллина

 

“Тагын бер адым”

Фестивальнең быелгы үзенчәлекләре турында беренче булып “Барс-Медиа” татар медиа группасы башкарма директоры Динә Гәрәева сөйләде. Зур юбилейга кадәр “Татар җыры” “Тагын бер адым” исемен йөртәчәк.

- Халыкара “Татар җыры” эстрада фестивале “Пирамида” концертлар залы сәхнәсендә быел унтугызынчы тапкыр үткәрелә. Фестивалебез 20 еллык юбилее алдыннан “Тагын бер адым” исемен йөртә. Бу исем ниндидер яңа үрләргә, яңа исемнәргә тагын бер адым булып тора. 19 ел рәттән эшләү фестиваль өчен бер дә аз түгел, чөнки ул вакыт эчендә яңа исемнәр ачыла, яңа җырчылар пәйда була һәм, иң мөһиме - меңләгән тамашачыга онытылмаслык хатирәләр бүләк ителә. Тамашачы мәхәббәтен яуламасак, партнерларыбыз булмаса, без бу фестивальне булдыра алмас идек. Аларга бик зур рәхмәт, - диде Динә Гәрәева.

“Тагын бер адым” дигән исемне алу “Татар җыры”ның 20 еллык юбилее белән генә бәйле түгел икән. Оештыручылар, әлеге исемне биргәндә, былтыр үткән унсигезенче фестиваль хакында да уйлаганнар. Бу хакта эстрада фестиваленең режиссеры Максим Скалозубов сөйләде.

- Мин инде ике ел рәттән искиткеч “Барс-Медиа” татар медиа группасы белән “Татар җыры”н оештыру эшләрен башкарам. Без, дөресен генә әйткәндә, “Быел нәрсә эшләрбез икән?” дип, бик озак уйландык. 2018 ел бик катлаулы булды. Нигә “Тагын бер адым”? Беренчедән, ул безне унсигезенче фестивальдән аерып тора. Икенче яктан, безнең 20 еллык юбилейга бер адым калып бара.



“Татар җыры” фестивале ничек башланачак?

“Татар җыры” фестиваленең проект эшләре, һәрвакыттагыча, август азагында башланган. Проектны дизайнерлар, визажистлар, видео ясаучылар, стилистика белгечләре һәм сценарий язучылардан торган зур команда башкара. Аларның төп максаты – унтугызынчы “Татар җыры” турында егерменче фестивальгә кадәр сөйләсеннәр өчен, аны тамашачыларның, журналистларның исендә калырлык итеп үткәрергә.

- Фестиваль традицион рәвештә ел ахырында, декабрьдә үтә, шуңа күрә ул безнең өчен билгеле бер музыкаль нокта булып тора. “Татар җыры” – милли сәнгать өлкәсендә яңа модалар кертүче фестиваль. “Татар җыры” фестивалендә халыкта популяр булмаган бер генә җырчы да юк. “Татар җыры” фестивале катнашучыларын берсүзсез тыңлаячаклар һәм аларның катнашуы уңышка лаек булачак, чөнки без елга нәтиҗә ясыйбыз һәм иң яхшы башкаручыларны, их яхшы җырны, иң яхшы проектны билгелибез. Нәкъ менә шушы эшебезне без тамашачылар судына 22 декабрь көнне “Пирамида” концертлар залында тәкъдим итәчәкбез. Минемчә, номинацияләргә билгеләнгән катнашучылар составы тамашачыны шаккаттырачак.

Без һәр номерны максималь эффектлы итеп башкарачакбыз. Татар эстрадасының иң популяр җырлары сыйфатлы шоу белән үзара бәйләнештә тәкъдим ителәчәк. Барысы да җырдан башланачак. Җыр – ул музыка. Җыр – ул сүзләр. Җырдан соң образ туа. Образдан соң стилистика эшләнә. Сыйфатлы контентлы җыр мәхәббәт турында булачкмы? Яки нәрсәсе беләндер кызыклы булган номер дуслык турында булачакмы? – дип уйга батырды Максим Скалозубов.

Быел халыкара “Татар җыры” эстрада фестивале һәр номер өчен аерым ясалган катлаулы компьютер графикасы белән шаккаттырачак. Фестивальдә спецэффектлар да, 3D модельләштерү дә, артистлар катнашында видеосурәтләр дә булачак. “Татар җыры” фестивале гадәти булмаган прологтан, көчле ачылыш тантанасыннан башланачак. Бию номерларын “Казан” бию ансамбле, “Мгновение” бию театры, “Дорога из города” бию театры һәм “Шарм” шоу-театры бию коллективлары башкарачак.



Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыровка иптәш кирәк?

Фестивальнең тагын бер үзенчәлеге – яңа алып баручылар. Алыштыргысыз Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыровка иптәшкә алып баручылар булачак. Оештыручылар сүзләренчә, аларның кемнәр булачагын фараз итүдән мәгънә юк. 

- Һәр елдагыча, фестивальнең алып баручылары – ул традицион тандем, ягъни мин һәм Айваз Садыров. Икәү бергә алып барачакбыз, ләкин һәрвакыт ниндидер яңалык кертәсе һәм ниндидер үзенчәлек өстисе килә, шуңа күрә быел безнең яныбызга тагын ике алып баручы кушылачак. Аларның исемнәрен без әйтмибез, чөнки халыкны бераз шаккаттырасы килә. Сез уйлаган традицион алып баручылар түгел, башыгызга “Менә шушы пар кушылыр инде”, дигән уй килгән икән, алай түгелдер дип әйтә алам, чөнки без бу схемага икенче яктан килергә тырыштык.

Сценарий буенча да әйтәм. Сценарийны ничектер күбрәк юмор кертеп, интерактивлар өстәп яздык. Гадәттә “Татар җыры” алып баручылар сөйләп, тамашачы карап үтә иде. Ә безгә тамашачының реакциясе, алар белән аралашу кирәк, шуңа күрә интерактив рәвештә эшләгәндә алар да шушы фестивальгә кереп китер, дип уйлыйбыз.

Шулай ук бүләкләү өлешендә дә бераз үзгәрешләр булачак. Быел гадәти схеманы үзгәртергә булдык. Гадәттә, җырчы җырлый, аннан соң сәхнәгә тәбрикләүче чыга, “Алтын Барс”ны тапшыра, җырчыны котлый һәм кереп китә. Бу схемага үзгәреш керде. Халыкны ялыктырмас өчен без башта номинацияләрне билгеләячәкбез, менә шуннан соң гына бүләкләү тантанасы булачак һәм ул тиз генә үтеп китәчәк. Без моны тамашачыны ялыктырмас, фестивальне "утыртмас", барысы да җиңел, рәхәт һәм бер сулышта үтеп китсен өчен эшләдек, - диде Гөлназ Сәфәрова.

“Татар җыры” елатачакмы, көлдерәчәкме?

- Тамашачының реакциясе – һәр оештыручы, башкаручы, катнашучы өчен бик мөһим әйбер. Максим Скалозубов та, Гөлназ Сәфәрова кебек, шундый фикердә. “Безнең өчен иң зур бүләк – ул тамашачының реакциясе, аның сәхнәгә чыккан артистка булган мәхәббәте. Быел да тамашачыларны сөендерә, я елата, я көлдерә алырбыз дип ышанып калам. Бөтен серне дә ачып бетермим. Безнең фестивальне һичшиксез үз күзләрең белән карап кайтырга кирәк, - диде режиссер.

Тамашачының реакциясеннән дә кыйммәтлерәк әйбер юк икәнен артистлар бик яхшы белә. Тамашачы кабул итмәсә, җырларыңны тыңламаса, концертларыңа йөрмәсә җырчы булудан мәгънә дә юк. 

Яңа исемнәрдән кемнәр "Алтын Барс" алачак?

Танылган артистлар исемлегендә Данир Сабиров, Ризат һәм Зинирә Рамазановлар бар икәне төгәл билгеле. 

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, быел “Татар җыры”нда дебютантлар шактый күп. Яшь башкаручылар арасында, мәсәлән, Миндияр Шәймәрдәнов бар. Сез аны бәлки “Татар радио”сының кастингы җиңүчесе итеп беләсездер. Шулай ук дебютантлар арасында үзенең үзенчәлекле стиле, үзен сәхнәдә тотышы белән аерылып торган җырчы Хәким дә бар. Ул – халыкара “Татар җыры” эстрада фестиваленең “Үзенчәлекле проект” номинациясе җиңүчесе. 


Сабый баладай шатланган Әнвәр Нургалиев

Матбугат конференциясендә катнашкан Татарстанның атказанган артисты, фестивальнең номинанты Эльмира Кәлимуллина һәм Башкортстанның атказанган артисты, фестивальнең номинанты Әнвәр Нургалиев “Татар җыры” фестивалендә быел беренче тапкыр чыгыш ясаячак. 

Әнвәр Нургалиев белән Эльмира Кәлимуллина хисләре белән уртаклашты. Әнвәр Нургалиев сабый баладай шатланып сөйләде. Аның өчен ихлас күңелдән сөенәсе килде.

- Мин шушы яшемә җитеп “Алтын Барс” премиясенең лауреаты булуыма бик шат. Мин бераз дулкынланам да... Үземнең хыялымны чынга ашыра алдым, шул сәбәпле миңа бик рәхәт. Татарстан тамашачысы белән таныштырган, катнаштырган өчен “Барс-Медиа”га рәхмәт. Бу - минем өчен зур бәя. Минем бүгенге көндә бик рәхәт чакларым. Минем иҗатымны үз иткәннәре һәм яратканнары өчен татар милләтенә рәхмәтемне белдерәм. Үзен җырчы дип санаган һәр артист да “Татар җыры” фестивалендә катнашырга хыяллана, - диде Әнвәр Нургалиев.



Эльмира Кәлимуллинадан эксклюзив кадрлар

Эльмира Кәлимуллина да “Барс-Медиа” татар медиа группасына зур рәхмәтләрен белдерде. “Татар җыры” фестивале татар милләтенең музыкасын икенче рәвешкә китерде. Унтугызынчы ел “Татар җыры” фестивале яңгырый, фестивальне миллионлаган тамашачы карый. Минем өчен “Алтын Барс” премиясе бик шатлыклы вакыйга, чөнки минем җырым “Татар радиосы”нда яңгырый, минем җырым халыкның күңелендә хисләр уята. “Мин сине Ходайдан сорадым” җыры барышында видеоконтентта бик эксклюзив кадрлар булачак. Килегез, дуслар, - диде Эльмира Кәлимуллина.



Иркә пенсиягә китәргә әзерләнә

Фестивальнең номинанты Иркә халыкара “Татар җыры” эстрада фестивалендә Татарстанның атказанган артисты буларак беренче тапкыр чыгыш ясаячак. Иркәгә дәрәҗәле исем бирелде. Кадерле укучыларыбыз, шушы дәрәҗәле исемне йөртү артистка җаваплылык өстиме икән? Иркә үзе мондый фикердә:

- Бу лаеклы исемне алу минем өчен бик зур дәрәҗә. Мин бу компаниядә инде 15 ел эшлим. Киләчәктә моннан пенсиягә китәргә планлаштырам. “Барс-Медиа” компаниясе белән озын-озак еллар бергә эшләвебезне телим. Атказанган артист исемен алгач, җаваплылык артты. Хәзер сәхнәгә чыгар алдыннан ике-өч тапкыр нәрсә кияргә, нәрсә сөйләргә һәм, әлбәттә, ниндирәк җырлар җырларга икәнен уйлыйм. Бу исемне алу – ул “Бетте, хәзер рәхәтләнеп ял итәргә була”, дигән сүз түгел. Бер урында тапталмыйча алга атларга, расларга һәм күрсәтергә кирәк.

Динә Гәрәева кыйшаю күргән

Оештыручылар “Татар җыры” фестивале хакында фикерләре һәм 22 декабрьгә баглаган ниятләре белән уртаклашты. Динә Гәрәева “Фестивальнең әһәмияте нидә?” дигән сорауга өстәмә бер сүз дә әйтә алмаслык җавап кайтарды.

- Фестивальнең әһәмияте турында сүз күтәрсәк, миңа калса, фестивальнең 19 ел һәм “Барс-Медиа” компаниясенең 20 ел эшләве дәверендә без үзебезне шактый яхшы күрсәттек. Татар культурасы һәм татар эстрадасы үсешенә без бик зур өлеш керттек. Булган татар эстрадасын, татар җырын саклап калу белән бергә, замана белән бер дулкында булырга һәм заманадан артта калмаска кирәк. Балансны ничек тә булса саклап калу безнең өчен зарур. 

Безнең төп максатыбыз мондый: еллар дәверендә үз көчең белән тапканны югалтмаска һәм замана сулышын тоеп, аның белән бергә атларга. Әгәр дә без шуны башкарып чыга алабыз икән, тамашачылар да, артистлар да канәгать калачак. Бүгенге көндә ниндидер кыйшаю бара: эшләр я заманча, я гомумән примитив төстә башкарыла. Бүгенге көндә башка бер милләтнең, татарның “Татар җыры” булган кебек, шундый фестивале бармы икән? Һәр милләт тә 19 ел рәттән уза торган “Татар җыры” кебек фестиваль белән мактана алмый, - диде Динә Гәрәева.



Динә Гәрәеваны ачуландырган сорау

Конференция “Үзгәреш җиле” фестивале турындагы сорау белән тәмамланды. Бу фестиваль турында сорау булачагын Динә Гәрәева сизенгән булган. 

- “Үзгәреш җиле” – ул башка төрле проект. Алар кебек чит артистларны чакырасызмы дигәндә, безнең үзебезнең дә, Аллага шөкер, артистларыбыз бик күп. Без фестивальгә иң яхшы җырчыларны, халык белгән җырчыларны чакырабыз. Без “Үзгәреш җиле” белән охшаш та түгел, көндәш дә түгел. Халык йөри икән фестивальгә, димәк, аны яхшы итеп оештырганнар. Безнең фестивальгә 19 ел, “Үзгәреш җиле”, ялгышмасам, 3 ел уздырыла. Вакыт күрсәтер. “Үзгәреш җиле” ул дәүләт тарафыннан эшләнә, без барысын да үзебез эшлибез, шуңа күрә монда бернинди дә чагыштыру була алмый, - диде Динә Гәрәева һәм микрофонны ачу белән этеп куйды. Шуннан соң бер журналист та бүтән сорау бирмәде. Матбугат конференциясе дә шуның белән тәмам булды.

Соңгы сүз: 11 миллионлык фестиваль
SOS, сез белергә тиешле мөһим мәгълүматлар:

Иркә сәхнәгә аклы-каралы күлмәктән чыгачак. 
Әнвәр Нургалиев матур костюм кимәячәк, чөнки ул "Матур костюм кияргә “Иркәнеке кебек фигура кирәк” диде.
Хәмдүнә Тимергалиева яңа образда чыгачак, “Сезнең Хәмдүнә апаны мондый образда күргәнегез юк”. 
Фестивальнең быелгы бюджеты – 11 миллион. 
“Татар җыры” фестивале дүрт сәгать барачак.
Онлайн-трансляциясен традицион рәвештә TMTV каналыннан карап булачак.



Фикерләр








Шоу-бизнес

Гөлназ Сәфәрова: "Ирем белән бер-беребезгә чынаяк атып кычкырышканыбыз да бар"

Кем ул Гөлназ Сәфәрова? Күпләр аны сәхнәдә күреп яисә экран аша гына белә. Алып баручы булудан тыш ул хатын һәм әни дә әле. Журналистика өлкәсенә ул ничек килгән? Ире Ленар белән ничек танышканнар? Алар бай яшиме? Гөлназ кайчан икенче тапкыр әни булырга җыена? Ул “Интертат”ка шулар хакында сөйләде.

Шоу-бизнес

"Болгар радиосы" премиясе: Илсөя Бәдретдинова тамашачыга иелми, Данир Сабировка җор теле өчен эләккән, Идрис Газиевнең шоу ясыйсы килми

8 декабрьдә Казанның “Пирамида” концертлар залында елның иң зур музыкаль вакыйгаларының берсе - "Болгар радиосы" VI милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. Тантананың төп үзенчәлеге шунда –“Алтын йолдыз” сынына халык сайлап алган җырчылар лаек була. Оештыручылар әйтүенчә, бу көнне эстраданың “иң-иң”нәрен күрергә һәм ишетергә мөмкин иде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла

ИНТЕРТАТ
Яндекс.Дзенда
Язылу
×